Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугыш ветераны 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

"Татарстан" совхозы поселогында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Теплов бу атнада үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Василий Андреевич 1922 елның 22 декабрендә Чаллы районы Калиновка авылында дөньяга килә. Өч малай һәм бер кыз арасында иң өлкәне булган Василий дүртенче сыйныфны тәмамлауга ук колхозда эшли башлый. Җирен дә сөрә, тырмалый да, чәчә дә ул. 1941 елның 22 декабрендә, 19 яшь тулган көнендә, егетне армиягә алалар. Татарстанның Кукмара районына эләгеп, сержантлар әзерләүче полк мәктәбендә укый башлый. Өч айдан ул сержант дәрәҗәсен ала. 1942 елның мартында инде аны эшелон белән фронтка озаталар. Артиллериядә хезмәт итә. Сугыш тәмамлану хәбәрен Василий Прибалтикада хезмәт иткәндә ишетә. 1945 елда егет исән-имин фронт юлын үтеп, туган Калиновкасына әйләнеп кайта. Василий Андреевичны "Кызыл байрак" колхозына рәис итеп сайлыйлар. 1948 елда Евгенья исемле кыз белән танышып, аның белән уртак тормыш коралар. Уллары Владимир, кызлары Галина туа.

Язмыш Тепловлар гаиләсен төрле сукмаклардан йөртә. 1950 елда алар Чувашстан якларына китәләр. Анда Василий Андреевич леспромхозда йөк ташучы булып эшли. 1953 елда Красноярск краена китеп баралар. Хатыны белән төрле эшләрдә йөреп, бер ай эчендә тораклы булалар. Яхшы хезмәтен күреп, гаилә башлыгын ягулык-майлау материаллары складына мөдир итеп билгелиләр. Эчми, тартмый, намус белән эшли. Үзләре яшәгән Заозерный шәһәрендә зур агач йорт төзеп керәләр.

1972 елда Тепловлар "Татарстан" совхозы поселогына кайтып төпләнәләр. Биредә ПМКда эшли, аннары дуңгызчылык комплексына су җыйгыч слесаре булып урнаша һәм пенсиягә кадәр шунда хезмәт куя.

Бүген Василий Андреевичның җиде оныгы, оныкларының балалары бар. Хәзер ул улы Владимир гаиләсендә гомер кичерә.
Кайда гына эшләсә дә, үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә Василий Андреевич. Шуңадыр, һәрвакыт Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләнеп тора. Ветеранның күкрәген Беренче дәрәҗә Ватан Ордены, Батырлык өчен медале, Җиңү өчен медале, Данлы хезмәт өчен медальләре бизи.

Бөек Ватан сугышы ветеранын авылыбыз белән хөрмәт итәбез, аңа сәламәтлек, безне сөендереп озак яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран сугыш ветераннары сугыш чорын кичкән буын