Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Поселокның хөрмәтле кешесе

Сосновый Бор поселогында катлаулы, әмма мактаулы тормыш юлы үткән хезмәт ветераны Вәсилә Вәгыйзь кызы Әбүзәрова яши. Алтынчы дистәне ваклаган булуына карамастан, кулыннан эш төшерми, гел хәрәкәттә, кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып тора.

Фотода Вәсилә Әбүзәрова Мәүлет Хисамиев һәм Зифа Вахитова белән. / Фото Альбина Вахитовадан алынды.

Вәсимә ханым үзе Баулы кызы, Исергәп авылында туган, шунда үскән, белем алган. Мәктәпне тәмамлагач та Свердловск каласына китеп училищега укырга керә, эшче һөнәре ала. Кулына белгечлек буенча таныклык алгач, аны Башкортстанның Туймазы шәһәренә эшкә җибәрәләр. Анда өч ел хезмәт куя. Туган якларын бик тә сагына Вәсилә. Шул сагыну-сагышлар аны Баулыга тартып кайтара. Анда ул почтага эшкә керә. Мәхәббәтен дә туган җирендә таба, Радик исемле егеткә кияүгә чыга.
Язмыш Әбүзәровлар гаиләсен 1987 елда Чаллы ягына – «Татарстан» совхозы поселогына алып килә. Тәҗрибәле белгечне почта бүлегенә эшкә кабул итәләр, иптәше совхозга механизатор булып урнаша. Күрше Сосновый Бор поселогыннан аларга фатир бирәләр. Кызлары Нурзия белән Гүзәлия туа, аларны үстереп зур тормышка чыгаралар.
Кайгы көтмәгәндә килә, иптәше Радик вафат була. Вәсилә ханым төшенкелеккә бирелми, кызларына оныкларын тәрбияләргә ярдәм итә. Бүгенге көндә аның өч малай, бер кыз оныгы бар.
Вәсилә ханымны поселокта һәркем белә, хөрмәт итә. Инде 33 ел Вәсилә Вагыйзь кызы шушы җирлектә почтальон булып эшли, өйдән-өйгә шатлык өләшеп йөри – хатлар, газеталар тарата. Ул һаман сафта, бүген дә яраткан эшендә. Әле буш вакытларында бистәнең ветераннар советы әгъзалары, ахирәтләре белән скандинавия таягы тотып урман юлларына да чыга. Ветераннар советы үткәргән чараларда да актив катнаша. Аның архивында тырыш хезмәте өчен бирелгән күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары саклана.
Ул бакча ярата, бик матур чәчәкләр, гөлләр үстерә. Аның яшелчәләре ел да мул уңыш бирә.
– Кешеләр белән аралашып яшәү үзе зур бәхет, – ди Вәсилә ханым. Әйе, тормышның ямен, тәмен белеп яшәгәндә генә җаның шатлыклардан тула, яшәргә җиңел була. Иң мөһиме – сәламәт булу кирәк. 
Мәүлет Хисамиев,
район инвалидлар һәм ветераннар оешмасы рәисе.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев