Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ипи пешерү остасы Гөлнур

Юлаучылар еш кына Түбән Суыксу пекарнясында пешкән түгәрәк яки кирпечсыман ипи-калачларны яратып алалар. Әлеге тәмле ризыкларны кемнәр пешерә икән, дигән сорауга җавап йөзеннән шушы көннәрдә пекарняга юл тоттык.

Анда безне якты йөз белән район кулланучылар җәмгыятенә караган пекарня җитәкчесе Гөлнур Җәүдәт кызы Рахманова каршы алды. Тәгәрмәч арбалы күчмә киштәләргә рәт-рәт тезелгән ипиләр янәшәсеннән үтеп, өстәл янында кәгазьләр тутыручы, уртача буйлы, ачык йөзле ханым урыныннан күтәрелеп итагатьле каршы алды. Ул күптән түгел күркәм юбилеен билгеләп үткән. Гөлнур - шушы авыл кызы, шушында сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Чаллы сәүдә-кулинария училищесында һөнәр алган. "Еллар агымсудай уза. КамАЗ төзелеше чорында дәртләнеп "Юбилейный" кибетендә кассир-контролер, аннары сатучы булып хезмәт куйдым. Актаныш егете, экспедитор Нәвәзир белән танышып, тормыш корып җибәрдек. Күңел авылга тартты, туган авылыма кайтып, Нәвәзир терлекчелектә механик, мин район кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшләп киттек, дип гади генә итеп таныштырды хезмәт юлы белән Гөлнур. Авылдагы яңарыш-үзгәрешләрдә якыннан катнашалар Рахмановлар. Гөлнур авыл универмагында сатучы, соңыннан, яңа ашханә төзелгәч, буфетка сатучы булып күчә. Ә Нәвәзир терлекчелек комплексын, техника паркын төзүдә һәм җиһазлауда күп көч куя. Заманалар үзгәргәч, куллаучылар җәмгыяте биналары шәхси кулларга күчә. Элеккеге ашханәне Гөлнурның тынгысызлыгы, башлап йөрүе белән "Авыл ипие" җәмгыяте итеп үзгәртеп коралар. Анда газ белән ягыла торган мичләр, җиһазлар урнаштырыла. Батоннар, күмәчләр, арыш һәм бодай ипиләре пешерәләр, сохарилар киптерәләр, мармеладлар җитештерәләр.

- Һәр көнне эшебезне "бисмилла" әйтеп башлыйбыз һәм тәүлеккә 1,5 тонна ипи нигъмәтен авылларга һәм шәһәр кибетләренә озатабыз. Райпо шоферлары Тәлгать Кушаев, Анатолий Чулаковларның төгәллекләрен билгеләп үтәсем килә, - ди Гөлнур Җәүдәт кызы, 12 кешелек коллективның тату һәм яхшы эшләүләре белән чын-чынлап горурланып. Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рафис Хуҗин да Гөлнур Җәүдәт кызының райпо системасында 30 елдан артык тәҗрибә туплавын, авыл халкын икмәк белән тәэмин итүдәге хезмәтен мактап телгә алды.

Тормыш иптәше Нәвәзир белән өч бала үстергәннәр, һәркайсы югары белем алуга ирешкән. Эльмира - туган авылында балалар бакчасы мөдире, Гөлназ - Казан шәһәрендә экология белән шөгыльләнә, уллары Рөстәм Чаллыда предприятие директоры урынбасары булып эшли. Биш оныклары үсеп килә Гөлнур белән Нәвәзир Рахмановларның. Әби белән бабайның аларны алларына утыртып сөюдән дә бәхетле мизгелләре юктыр, мөгаен. Юбилей көнендә исәнлек-саулык, эшендә уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез Гөлнур Җәүдәтовнага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев