Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гомере буе туган телгә мәхәббәт тәрбияләде

Бәтке авылында яшәүче, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә Зөлфия Кәрим кызы Хуҗина бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген аңа балалары, оныклары, элеккеге хезмәттәшләре, укучылары һәм авыл халкы җылы котлау сүзләрен җиткерә.

Мондый хөрмәткә Зөлфия Кәримовна чыннан да лаек. Баланың эчке дөньясын аңлый белүе, сабыйларны ихлас яратуы белән ул һәр укучының ихтирамын яулады. Зөлфия Кәримовна ата-аналар белән дә һәрчак уртак тел тапты, аларның киңәшчесе булды, төрле катлаулы хәлләрдән югалтуларсыз чыга белде.

Укытучы булу, ягъни гомерлеккә белем илендә яшәп калу өчен тирән белем, түземлелек, пөхтәлек, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү кебек бик күп уңай сыйфатлар кирәк. 35 ел Бәтке урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыткан Зөлфия Кәрим кызы Хуҗина нәкъ менә шушы сыйфатларга ия.

Зөлфия Кәримовна - үзебезнең район кызы. Ул 1952 елның 3 июлендә Биклән авылында гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Шул авылда аның бала чагы үтә. Кыз өченче сыйныфта укыганда, дүрт баласын ятим калдырып, әтиләре үлеп китә. "Берсеннән-берсе кечкенә сабыйларны куенына сыендырган әниебезгә бик авыр булгандыр", - дип искә ала Зөлфия Кәримовна. Ир-ат эшләргә тиешле эшләр балалар җилкәсенә төшә. Зөлфия үзе, олы бала булганлыктан, әнисенең зур ышанычы, ярдәмчесе була.

Шундый авыр яшәү шартларына карамастан, ул ныклы рухлы, көчле холыклы, тәвәккәл бала булып үсеп җитә. Урта мәктәпне гел "5" ле билгеләренә генә тәмамлый. Укуга теләге көчле була кызның, шуңадыр бәлки язмыш аны Алабуга педагогия институтының филология факультетына алып килә. Институтны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, аны Әгерҗе районы Иж Бубый мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Биредә биш ел эшләгәч, туган якларына әйләнеп кайта һәм Бәтке урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта башлый.

Зөлфия Кәримовнага эш дәверендә хезмәтенең ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Рус мәктәбендә татар теле дәресләре укытуның авырлыкларын үз җилкәсенә күтәргән укытучы үзе генә беләдер инде. Шулай булса да, Зөлфия Кәримовна бөтен осталыгын эшкә җигеп, балаларда туган телгә мәхәббәт хисләре уятырга тырышты. Бу максатларга ирешү өчен, сыйныфтан тыш чараларга игътибарын көчәйтте. Укучылар белән концерт программалары әзерләп, ата-аналар каршында чыгышлар ясады, төрле чаралар үткәрде.

Зөлфия Кәримовна бик күп еллар татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең район методик берләшмәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарды. Укытучы-методист үзенең коллегалары белән эш тәҗрибәсен бик теләп уртаклаша, төрле семинарлар, ачык дәресләр үткәрә. Мәктәпне тәмамлап чыгучылар арасында да аның һөнәрен сайлаучылар күп. Алар югары уку йортларында белем алып мөгаллимәләр булдылар. Андыйлар арасында Р. Әпсәләмова, Р. Шаһимәрданова, Г. Фарукшина, Г. Нәҗипова, О. Газизова, А. Лысенков, Н. Насыйбуллина. Хәзерге көндә алар Бәтке урта мәктәбендә укучыларга белем бирәләр.

Зөлфия ханым - игелекле, кешелекле, искиткеч пакъ күңелле кеше. Яшәү рәвеше, үз-үзен тотышы, әдәплелеге, зыялылыгы белән укучылары, хезмәттәшләре арасында гына түгел, ә бөтен авыл халкына үрнәк ул. Тырыш хезмәте өчен Татарстан Мәгариф министрлыгының бик күп Мактау кәгазьләренә һәм Дипломнарына лаек булды, 2005 елда Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде һәм аңа Хезмәт ветераны исеме бирелде.

Гомер буе укучыларда үз халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләп яшәү Зөлфия ханымда олыгая барган саен шул рухи тормышыбызның төп чыганакларын өйрәнү теләге тудыра. Шулай итеп, ул динебезнең нигезләрен өйрәнү теләге белән мәдрәсәдә белем ала башлый. Аның өчен дөньяда яшәешебез бөтенләй башка ягы белән ачыла башлый. Аллаһы Тәгалә бүләк итеп биргән гомеребезнең чын мәгънәсен аңлау аның тормыш рәвешен тамырдан үзгәртә. Хәзерге вакытта Зөлфия ханым биш вакыт намазын калдырмый, уразасын тота, мәчеттә дин сабаклары өйрәтә.

Шуның белән беррәттән Зөлфия Кәримовна - кадерле әни, яраткан дәү әни дә.

Олы кызы Раушания үзенең гаиләсе белән Бәткедә яши. Безнең мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары, рус теле дәресләре алып бара. Укытучы булу теләге әнисеннән күчкәндер инде. Ул безнең коллективта үзен яхшы яктан күрсәтте, ихтирамга лаек. Тормыш иптәше Ринат белән бер-берсен аңлап, бер җан булып яшиләр. Ике ул үстерәләр.

Кече кызы Эльвира гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. Шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Ире белән матур, акыллы ике кыз бала тәрбиялиләр.

Зөлфия Кәримовна балаларына, оныкларына ярдәмче дә, киңәшче дә, таяныч та. Ходайга мең шөкер итеп, һәр бирмеш көнен хәер-догада җиткереп, балалары, оныклары белән гомер кичерә безнең Зөлфия Кәримовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мљгаллимђ Бђтке авылы