Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Җитәкче дә, остаз да

Агачларны сары төскә буяп, урам буйлап алтын көз атлаганда, әти-әнисен куандырып, гаиләдә өченче бала - нәсел дәвамчысы булып, дөньяга нәни Коля аваз сала. Туып-үскән Чистай якларында урта белем алганнан соң, тәвәккәл егет Николай Марсалов Алабуга якларына чыгып китә. Аның максаты - технология укытучысы һөнәрен алып, мәктәбенә, авылына кирәкле кеше булу....

Югары уку йортында укыган вакытында ук, ир-егетләр өчен тиешле булган бурычын үтәп, армиядә хезмәт итеп кайта. Югары белемле, дипломлы белгечне 1988 елда Чистай районы Мөслим урта мәктәбенә билгелиләр. Ул Алабуга педагогия институтының филология факультетында укыган Гөлшат белән гаилә дә корып җибәрә. Мәхәббәт җимешләре дә озак көттерми, алар бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Алинә 1 сыйныфка кергән елда, Марсаловлар гаиләләре белән Мусабай-Завод авылына килеп урнашалар. Ирле-хатынлы урта мәктәптә укыталар, кызлары Алинә дә, үсеп җитеп, институт тәмамлап, Чаллы шәһәрендә инглиз телен укыта башлый, шул ук елда ул «Безнең яшь укытучы» грантын ота. Уллары Руслан урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, КФУның Чаллы филиалында II курста укый.

2007 елдан Николай Васильевич - мәктәбебезнең җитәкчесе. Ул директор булганнан соң, укудагы, спорттагы уңышларыбыз елдан-ел алга бара. Николай Марсалов командасы җитәкчелегендә мәктәп яңара, уңышлар да арта. Мәктәбебез укучылары да, укытучылары да уку, олимпиада-конкурслар, тәрбия, спортта һәр елны уңышларга ирешәләр. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча да мәктәбебез ике ел рәттән алдынгылыкны бирми. Быелгы уку елы нәтиҗәләре буенча да мәктәп 2 урынны алып, акчалата бүләккә лаек булды.

Соңгы өч уку елында мәктәбебез спорт буенча да призлы урыннарны алып килә. Укучылар белән беррәттән, укытучыларыбыз да спорт өлкәсендә сынатмый. Укытучылар командасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы һәм җәйге спартакиадасында да беренче, икенче урыннарны алды. Педагоглар коллективы кечкенә генә булуга карамастан, укытучыларыбыз һәр спартакиадада район данын яклап, республика этабында катнаша.

Җитәкче хезмәте авыр, тынгысыз. Мәктәп - аеруча җаваплы тармак. Ул мең дә бер мәшәкатьне тиз арада чишә белү сәләтен таләп итә, вакыт белән исәпләшмичә эшли торган урын. Җитмәсә, чоры да мәктәпләрне төрле яклап сыный. Шулай булса да, Николай Васильевич күңел көрлеген җуймый, һәрвакыт тирә-юньдәгеләргә ачык, киң күңелле булып кала. Шушы сыйфатлары өчен аны укучылар, укытучылар, ата-аналар да хөрмәт итә. 2013 елда ул «Иң яхшы директор» грантына лаек булды. 2014 елда «Иң яхшы укытучы» исемен яулады.

Табигатьтә көз хөкем сөрә. Һәрнәрсәдә: агачларда, сары яфракларда көз төсе чагыла. Сары яфрак - көз җитүнең беренче билгесе. Сары яфрак белән түшәлгән сукмактан кулына портфель тоткан, кара костюм, ап-ак күлмәк кигән Николай Васильевич атлый. Балалар теле белән әйтсәк - директор абый бара. Бу көннәрдә үзенең алтын юбилеен бәйрәм итәргә җыена ул. Дөньяда меңләгән һөнәр бар. Алар арасында иң күркәме - укытучы һөнәре. Яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып, менә 27 ел буе ул балаларга белем һәм тәрбия бирә.

Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлау өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне дә кеше итәргә омтыла. Николай Васильевич Марсалов та үз алдында торган бурычның, җаваплылыкның бөтен авырлыгын, әһәмиятен тоеп эшли, яши. Мәктәп дигән кораб белән оста идарә итә. Без аңа сәламәтлек, һөнәри эшчәнлегендә тагын да биек үрләр яулавын, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев