Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

“Йолдыз” клубы утырышы

Сишәмбе көнне "Йолдыз" ветераннар клубының чираттагы утырышы үтте. Утырышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чыгыш ясады.

Эшлекле сөйләшүдән соң, концерт башланып китте. Күптән түгел башкалабыз Казаннан "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашып кайткан сәхнә осталарыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - Рубис Зарипов белән баянчы Рәшит Мәүләвиевның чыгышлары күңелләрне күтәреп, бер мәлгә ветераннарны яшьлекләренә кайтаргандай итте. Рубис Зарипов "Сандугач", "Каргама дөньяны", "Якты" җырларын киң тавыш белән аһәңле башкарып, тамашачы ветераннарыбызны моң дөньясына күмде. Ә Рәшит Мәүләвиев "Яшьлек дустыма" дигән тирән эчтәлекле, тормыш фәлсәфәсе салынган җыры белән күңелләрне яулады. Район Пенсия фонды идарәсендә күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан Гөлсирә Ларина үзенең шигырен укыды, ветераннар яратып кабул иттеләр.

Хакимиятнең иркен ашханәсендә өстәл янында күңелле кичә дәвам итә. Җырчыларны биючеләр алыштыра.

Реклама

"Йолдыз" клубы җитәкчесе Нәзимә Закирова белән аның хәләл җефете Әхәтнең тыпырдатып биюләрен, аларга кушылып башка ветераннарның җилдерүләрен һәркем сокланып, яшьлекләрен искә алып карап утырды.

"Йолдыз" клубы утырышында район ветераннар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина советның һәм клубның башкарылган эшләре киләчәккә бурычлары белән таныштырды. "Йолдыз" клубы быел шәһәребезнең һәм республиканың истәлекле урыннарына сәяхәтләр, күренекле шәхесләребез белән очрашулар оештыруны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераны

2
X