Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яшьлек хыялы тормышка ашты

Без, Оргыды һәм Сәет авылы малайлары, башлангыч мәктәпне үз авылларыбызда тәмамлап, үзара аралашып, бергәләшеп, янәшәдәге Сәмәкәй авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укыдык. Шул чагында ук мин Сәет авылыннан Мулланур Салиховны белә идем. Без, барганда - кайтканда, киләчәктә кем булырга хыяллануларыбызны уртаклашабыз. Мулланурның төпле фикере бар иде: очучы да, космонавт та түгел,...

Без, Оргыды һәм Сәет авылы малайлары, башлангыч мәктәпне үз авылларыбызда тәмамлап, үзара аралашып, бергәләшеп, янәшәдәге Сәмәкәй авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөреп укыдык. Шул чагында ук мин Сәет авылыннан Мулланур Салиховны белә идем. Без, барганда - кайтканда, киләчәктә кем булырга хыяллануларыбызны уртаклашабыз. Мулланурның төпле фикере бар иде: очучы да, космонавт та түгел, ә авылда мал табибы булу. Шушы максатына ирешү өчен, ул Алабуга ветеринария училищесына укырга керде. Тәмамлагач - армия хезмәте. Кайтуга бөтен яшьләрне үз кочагына җыйган КамАЗ төзелеше. Әмма күптәнге хыялы тынгы бирми: читтән торып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Ә күңеле - авылда. Урам күршесе Раиф абыйның, авыл халкына бик игелекле мал табибының, ферма малларын туйдыручы әтисе Харис абыйның күршесе - терлекче Таһир абыйның малларны яратып караулары, Мулланурның күңелендә җылы хисләр калдыргандыр. Хатыны Минзирә белән киңәшеп, туган авылы Сәеткә кайтып төшәләр. Һәм ул ветеринария табибы булып эшли башлый. Болганчык замана. Авырлыкларны җиңеп, "Ирек" хуҗалыгы җитәкчелеге белән терлекчелек тармагын үстерүгә, терлекләр арасында авыруларны булдырмауга, профилактика чараларын вакытында үткәрүгә зур тырышлык куя. Еллар арты еллар узып, Мулланур Салиховның мал табибы булып эшләвенә дә 20 елдан артык вакыт узган. Бу чорда сөт һәм ит җитештерүдә хуҗалык районда алдынгылар сафында. Бүген "Ирек" хуҗалыгында 400дән артык мөгезле эре терлек бар. Мулланур аларның сәламәтлеген кайгырта, чирләп китсәләр вакытында дәвалый, авыруны таратмау чараларын күрә. Ул хуҗалык малларының гына түгел, Сәет, Оргыды авылы кешеләре малларының сәламәтлеге турында да кайгырта. "Сыерым чирләде,булыш, зинһар", - дип, төн уртасында гозер белән килгән авыл кешеләренә дә, минуты-сәгате белән барып, ярдәм күрсәтә. Шуның өчен бик абруйлы, хөрмәтле белгеч ул авылда, һәркемнең рәхмәте зур аңа. Аккан сулар кебек, гомерләр уза икән ул. Октябрь азагында мөхтәрәм авыл белгече Мулланурның күркәм юбилее - 60 яше. Аңа сәламәтлек, уңышлар телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым, кешеләрең синең