Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ул – авылыбыз горурлыгы

Гамәлләре, бөтен булмышы белән авылның горурлыгы, аның йөз аклыгы булып яшәүче затлар бар.

Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, 13 китап авторы, мөгаллим, язучы Галимҗан ага Вәлиев әнә шундый асыл заттан. Күзкәй авылында туып үскән ул, шунда укып белем алган, югары белемгә ия булып, гомере буе туган мәктәбендә балалар укыткан. Күптән түгел бөтен авыл гөр килеп, аның 90 яшен уздырды. Котлап чыгыш ясаучылар аксакал язучыга иҗат уңышлары теләгәндә мин күңелемнән генә: ай-һай олгайды инде авылдашыбыз, каләм куәсе җитәрме, дип уйлап куйган идем. Бик нык ялгышканмын, шуннан соң Галимҗан аганың бер-бер артлы ике китабы дөнья күрде. Беренчесен ул гап-гади "90 яшь" дип атаган, һәм ул җыентыкка аның укучылары, иҗатын олылаучыларның үзенең китапларына карата фикерләре, юбилеенда ясалган котлау чыгышлары тупланган. Икенчесе - "Язмыш серләре" китабы.

Карап торуга какча гәүдәле, үтә тыйнак, хәтта кыюсыз кыяфәтле кеше ул Галимҗан ага. Ә сөйләшә китсәң, аның күңел байлыгына, рух ныклыгына, белем тирәнлегенә хәйран каласың. Сөйләү теле матур, фикере төгәл, тормышка үз карашы, ныклы кыйбласы бар. Масаймас, үзенә ниндидер өстенлекләр таләп итмәс. Ә бит ул РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы дигән шәрәфле исемнәр иясе дә әле. Аллаһы тәгалә аңа бәрәкәтле озын гомер биргән. 90 яшен бәйрәм иткәндә кичәне алып баручының: "Озак яшәүнең сере нәрсәдә?" - дигән соравына ул: "Хәрәкәт, кешеләргә изгелекле булу, булганына канәгать итә белү, булмаганын булдырырга тырышу, алдыңда олы максатың булу - кешенең озак яшәвенә менә шулар этәргеч бирә," - дигән иде. Китап артыннан китабы чыгып тору, кешеләргә шулар аша әхлак тәрбиясе бирергә тырышу, әсәрләрендә акны карадан аеру өчен нинди яшәү кануннары сайлау кирәклеген исбатларга кайнар омтылышы аксакал язучының үз алдына куйган олы максаты. Һәм ул аңа яшәргә куәт биреп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь авыл горурлыгы Галимќан Вђлиев