Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Туган җиренә тугрылыклы

Оргыды егете Рафаиз Хәсән улы Мөхәммәтдинов армия сафыннан хезмәт итеп кайткач, яшьтәшләренең күбесе Чаллыга КамАЗ төзелешенә китеп бара. Кайбер дуслары үзләре янына кыстасалар да Рафаизның сүзе нык була: «Юк, мин туган нигеземне ташлап китмим. Әти-әнием васыятенә тугрылыклы калам», - дип авылда, күмәк хуҗалыкта кала.

Бер эштән дә тарсынмый. Ферма тирәсендә дә, иген басуларында да һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Әкренләп тракторчы, шофер һөнәрләрен үзләштерә. Хуҗалыкка зур йөк машинасы «КамАЗ» кайткач, йөкләр ташый, кызу эш өстендә тракторга утырып җир сөрә, чәчүен чәчә. Еллар арты еллар уза, Рафаиз менә 31енче язын кырда каршылый. Хуҗалык җитәкчелеге нинди генә җаваплы эш кушмасын, һәркайсын пөхтә һәм сыйфатлы итеп башкару канына сеңгән аның. Эштән кайтуга җәмәгате Гөлсәрия, кай арада фермадан сыерларын савып кайткандыр, самоварын кайнатып каршылый. Хуҗалыкта мактаулы терлекчеләрдән санала. Ял көннәрендә табын яны бәйрәм төсен ала. Чаллы педагогия көллиятендә укучы кызлары Ләйсән, автомашина, трактор йөртүче һөнәренә өйрәнүче уллары Илгиз кайтып җитә. Сүз туган авылы, чәчү эше турында бара.
Мин «Ирек» хуҗалыгының игенчелектә һәм терлекчелектә алгы сафта баруын беләм. Бу эштә авылдашым Рафаизның һәм аның гаиләсенең дә өлеше зур дип саныйм. Хезмәт сөючән шундый авылдашларым белән чын күңелдән горурланам, ди Мәүлетҗан Хисамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев