Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тренер, киңәшче һәм дус

Күргәнегез бардыр, дәресләр тәмамлангач, мәктәп ишегалды балаларның күңелле шау-шуына күмелә. Спорт мәйданчыгында төрле ярышлар бара. Җанатарлар җиңел атлетика ярышларын яратып карыйлар. Әнә бер төркем малайлар, кызлар берсеннән-берсе узышып йөгерәләр. Финиш сызыгында мөхтәрәм тренер абыйлары һәркайсын җылы сүз әйтеп каршылый, әледән-әле кулындагы секундомерына күз сала. - Нәтиҗәләр ничек соң? - дип...

Яшьләргә акыллы киңәшләрен биргән остаз белән якыннанрак танышу теләге туды. Тәҗрибәле тренер турында беренче мәгълүматны районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә әйткәннәр иде: "Ул балаларны мавыктыра, спортка мәхәббәт уята белә, олы максатлар куеп эшли", - диделәр. Универсиада төгәлләнгән көннәрдә редакциядә очраштык, һәр ярышын күзәтеп барган. "Яшьләребезнең спорттагы уңышлары сөендерә. Безгә дә җаваплылыкны арттырасы бар", - диде ул үз эшенә бәя биреп.

Тумышы белән Үзбәкстаннан, Коканд шәһәреннән икән. Күмәкләштерү елларында бабасының бар мөлкәтен тартып алганнар. Кулак тамгасы салгач, эзәрлекләүгә түзә алмыйча, гаиләсе белән Фирганә якларына барып чыга. Гаяс исә шунда туа, үзбәкчә урта мәктәпне тәмамлый. Фирганә дәүләт педагогика институтының физик тәрбия, кеше анатомиясе һәм физиологиясе факультетын тәмамлый. Югары белемле яшь белгечне Фирганә шәһәрендә җиңел атлетика буенча Олимпия уеннарына спорт осталары резервы әзерләү мәктәбенә тренер-педагог итеп билгелиләр. Шунда 46 ел эшләү дәверендә дистәләрчә спорт осталары, чемпионнар әзерли. Алар җөмһүрият җыелма команда составында һәм мөстәкыйль ярышларда Үзбәкстан данын яклыйлар. Тренер-педагог Гаяс Бакусевның шәкертләре җиңел атлетиканың берничә төре буенча Үзбәкстан чемпионнары булып танылалар. Шушы уңышлары өчен аңа 1987 елда "Үзбәкстан Республикасының Атказанган тренеры" дигән мактаулы исем бирелә.

Күп еллар бер урында, Үзбәксанда эшләп танылу алган абруйлы тренерның күңелен әби-бабалары тамыры булган Татарстан били. Фирганәдә кузгалган канлы чуалышлар гайрәтен чигерә аның һәм ул, җәмәгате Әлфия Әмир кызы белән киңәшеп, КамАЗ автомобиль заводын төзүчеләр шәһәре Чаллыны сайлый. Балалары - кызы Люция һәм улы Данис алданрак та килгән булалар бу калага. Үз һөнәрләре белән шөгыльләнәләр.

Реклама

1995 елның көзендә Бакусевлар Чаллыга килеп төшә. Гаяс 47нче техник училищеның физик тәрбия буенча директор урынбасары, хатыны Әлфия бухгалтер булып урнаша. Беренче чорны тулай торакта яшиләр. Гаясның күңелен авыл тарта. Шәһәрдә 5 ел хезмәт куйганнан соң, 2000 елның 2 маеннан аны районыбызның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә җиңел атлетика буенча тренер-педагог итеп чакыралар. Мус. Завод мәктәбендә эшли башлый. Балаларны биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, төрле араларга йөгерү, еракка ук һәм диск ату кебек спорт төрләренә өйрәтә. Бераздан Борды урта мәктәбе укучыларына да дәресләр бирә. Уңышлар күренә башлый. Районның җиңел атлетика буенча җыелма командасына тренер итеп чакыралар. Шөкер, йөзенә кызыллык китерми. Шәкертләре район һәм республика ярышларында алдынгы урыннарны билиләр, чемпионнар үсеп чыга. Ул тәрбияләгән спортчылар белән горурланабыз. Мәсәлән, 1995-96, 1997-98 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә үткән ярышта өчле сикерүдә Е. Утяшова, С. Маклакова, сигез төрле спорт ярышында Л. Фазлиев, 400 метрлы арага йөгерүдә И. Абдуллин, өчле һәм озынлыкка сикерүдә З. Наилев, сигезле ярыш төрендә А. Сәетгәрәев искиткеч яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, призлы урыннарны яуладылар. Алар Гаяс Бакусев җитәкчелегендә осталыкларын арттыралар. Ул үзе дә күнегүләр алып бара торган Мус. Завод һәм Борды мәктәбе укучылары арасыннан җиңел атлетика буенча осталар үсеп чыгасына нык ышана. Һәр бала спортның кайсыдыр бер төренә сәләтле була. Шуны вакытында күрә белеп тәрбияләгәндә, баланың үзендә ныклы ышаныч уятканда, һичшиксез, районыбызда җиңел атлетика буенча осталар үсеп чыгар, дип фараз кыла танылган тренер-педагог Гаяс Зариф улы Бакусев.

Ул шушы көннәрдә тренерлык хезмәтенә 52 ел һәм үзенә 75 ел тулуны билгеләп үтте. Хезмәттәшләре һәм шәкертләре аңа исәнлек-саулык теләделәр. Тренерның бәхете - аның шәкертләрендә. Алар һәр елны яшәрә, яңа үрләр яуларга мәйданга чыгалар. Алар уңышында үзенең өлеше булуга шатлана тренер һәм һәрчак киләчәккә карап эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран

2
X