Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тимергә дә җан өрә белгән оста

"Чаллы яшелчәсе" остаханәсенең җылы һәм якты бүлмәсенә кергәч, хуҗалыкның баш инженеры Илдус Газизов тимер детальләргә төрле зурлыктагы тишекләр ясаучы слесарь янына алып килде.

- Безнең оста куллы, һәр эшкә уңган егетебез Мирхаҗан Хамбалов, - дип таныштырды.

Берничә минутка шаулы станогын сүндергәч, Мирхаҗан белән тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләшеп алабыз. Ул тумышы белән Мөслим районы, Сикия авылыннан икән. 2000 ел башында күп еллар хезмәт куйган күмәк хуҗалыгы таркалгач, терлекче хатыны Ләйсән белән киңәш корып, "Ворошиловский" совхозына килеп чыгалар. Хуҗалык җитәкчесе Галимҗан Зарипов эшчән гаиләне бик теләп кабул итә. Ләйсән - сыер савучы, Мирхаҗан механизатор булып эшли башлыйлар.

- Минем 25 еллык хезмәт стажым бар.чылбырлы ДТ-75 һәм башка тракторларда эшләдем. Урак өстендә комбайнга утыра идем. Еллык нәтиҗәләрем яхшы, күп тапкырлар бүләкләделәр. Тормыш җайланып, матур гына эшләп йөргәндә, зур сынаулар үтәргә туры килде, - дип сөйләп китте М. Хамбалов.

"Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри", дигәндәй, ачы язмыш Мирхаҗан гаиләсенә дә килә. Хатыны авырып, ике баласын ятим калдырып, гүр иясе була. Бу авыр кайгыдан Мирхаҗанны йөрәк янәге белән дәваханәгә салалар. Әлеге авыру белән озак көрәшеп, ниһаять, аякка баса, хуҗалык җитәкчесе аны җиңелрәк слесарьлык эшенә күчерә. Авыр хәлдә кеше хәленә керүләре өчен хуҗалык җитәкчелегенә, аеруча директорыбыз Ришат Хатыйповка рәхмәт әйтәсем килә, ди М. Хамбалов. Ул балалары - кызы Айзирәнең, югары уку йортын тәмамлап, укытучы булып эшләвенә, улы Айнурның Чаллыда белгечлек үзләштерүенә шатлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев