Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Шилнәбашта ветераннарны хөрмәтләделәр

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Шилнәбаш авылы китапханәсе каршында эшләп килүче «Ветеран» клубы тыл хезмәтчәннәрен, сугыш елы балаларын һәм хезмәт ветераннарын чакырып, «Буыннар белсен...» дигән кичә үткәрделәр. Ләкин, кызганычка, сугыш ветераннары гына бүген авыл җирлегендә берәү дә юк.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелегендәге үзешчәннәр коллективы кадерле кунаклар өчен концерт номерлары әзерләгән. Программага мәктәп укучыларының, яшүсмерләрнең чыгышлары да кертелгән иде. Дүртенче сыйныф укучысы Татьяна Васина, Артем Юдин, Михаил Портнов, Артем Шамукаев әби-бабайларына үз җырларын бүләк иттеләр. Ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова да тәбрикләде.
Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг та истә калырлык үтте. Бәйрәмгә килгән халыкны район һәм авыл җитәкчелеге котлады. Укытучылар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылның үзешчән артистлары «Чәчәк һәм дары» дип аталган хәрби-патриотик композиция тәкъдим иттеләр. Җиденче сыйныф укучылары - монтаж, иң кечкенә башкаручылар - «Мәңгелек ут» ленталары белән бию, өлкәннәр һәм алтынчы сыйныф укучылары сугыш җырларыннан попурри әзерләгән иде. Барлык хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш елы балаларына чәчәкләр һәм бәйрәм бүләкләре таратылды, сәламәтлекләре буенча кичәгә килә алмаучыларга бүләкләр өйләренә илтеп бирелде, дип бәйрәмнәрдән алган тәэсирләре белән уртаклаша китапханә мөдире Н. Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев