Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Нурмөхәммәт буразналары

Туган авылым Оргыдыга кайткан саен, авыл картлары белән очрашып, истәлекләрен яңартырга яратам. Үсмер чагым иде. Армия хезмәтеннән кайтып төшкән, төз гәүдәле, таза беләкле Нурмөхәммәт абый Шәмсиев сабанчы булып эшли башлады. Ул җир сөрүче - тракторчының иң якын ярдәмчесенә әверелә. Җирне агроном кушкан тирәнлектә эшкәртү өчен җаваплы була. Ул чагында тракторлар...

- Механизаторлар «Ленар» колхозының төп көче иде, - дип дәвам итә сүзен Нурмөхәммәт ага. Хуҗалыкта бик оста механизаторлар бар иде. Әтиең Галимҗан агайдан да күп нәрсәгә өйрәндем. Хезмәтен яратып башкара иде. Барысын да чиксез рәхмәт хисе белән генә искә алам, - диде ул үткән елларны хәтереннән үткәреп.
Сүз сөрешеннән Нурмөхәммәт аганың йөзе яктырып, күңеле күтәрелеп китә. Ул трактор руле артында 51 ел җир сөргән. Шул чорда техника да нык үзгәреш кичергән. Электәге җил өреп торган кабиналы, кул белән әйләндереп кабыза торган тракторлар урынына механизатор өчен идарә итәргә уңайлы, җылы, биек тәрәзәле, гидравлик җиһазлы, стартер белән кабына торган тракторлар кайта башлый. Эшләгән чагында техниканы яхшы карап, кадерләп торуын искә алып, ике тапкыр Нурмөхәммәт агайга яңа «МТЗ-Беларусь» тракторлары биргәннәр. «Аларда яратып эшләдем. Завод капкасыннан чыккан кебек чиста, матур итеп тоттым. Төзек килеш, ватылмыйча озак гомер хезмәт күрсәттеләр», - дип сагынып сөйләде ул яраткан һөнәре турында. Гаиләсендә дә үрнәк ата була, тәртип ярата. Җәмәгате белән өч бала - ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсы тормыш корып, матур гына яшиләр. Тормыш агымсудай үтә. Авылдашым, атаклы тракторчы Нурмөхәммәт Шәмси улы Шәмсиевка да 80 яшь тулды. Авылдашым белән горурланып, аңа бәхетле картлык һәм яхшы сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым, кешеләрең синең