Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мусабай-Заводның сокланырлык гаиләсе

Мусабай Завод авылында яшәүче Салиховларны башкаларга үрнәк булырлык гаилә дияр идем мин. Раиф әфәнде белән Гөлшат ханым инде 28 ел иңгә иң куеп тату гомер итәләр.

Йортларында ниндидер эчке матурлык, җылылык хөкем сөрә. Кунакчыл гаилә һәркемне якты йөз белән каршы ала, изге теләкләрен теләп озата.
Гаиләнең мәхәббәт тарихы Гөлшат апа Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, кулына диплом алгач башлана. Язмыш кушуы беләндер, кыз Мусабай Завод авылына эшкә җибәрелә һәм шунда булачак тормыш иптәшен очрата. Раифның гаиләсе дә уңган, бар эшкә дә өлгер кызны баштан ук үз итә. Шулай итеп, Гөлшат тугыз балалы гаиләгә килен булып төшә. Иренең әнисе Хәдичә апа аны унынчы баласы кебек кабул итә. Яшь гаиләдә бер-бер артлы өч кыз туа. Аларга Гүзәл, Резидә һәм Гөлчәчәк дип исем кушалар. Раиф абый белән Гөлшат апа инде аларны үстереп олы тормышка чыгарганнар. Бүген кызларның һәрберсе үзләре мөстәкыйль яши.
Бу пар шәхси тормышта гына түгел, хезмәтләрен дә башкалар көнләшерлек итеп башкара белә. Раиф абый башта колхозда шофер булып эшли, аннары җитештерү тармагына китә. Бүген җир казу эшендә оператор булып эшли6
Гөлшат апа башта мәктәптә укыта, аннары балалар бакчасына тәрбияче булып күчә. Ул вакытта һәр баланы үзенекедәй итеп кабул итүе, яын күңелдән яратуы белән ата-аналарның да, коллективның да ихтирамын яулый. Соңрак авыл җирлегендә сәркатип булып эшли. Ә хәзер инде иң җаваплы эштә - оныкларны тәрбияләргә ярдәм итә.
Гаиләнең горурлыгы Хәдичә әби алар бәхетенә озын гомерле була - бүген ул райондагы 100 яшен тутырган санаулы Ак әбиләр рәтендә. Улы Раиф белән килене Гөлшатның кадер-хөрмәтендә яши. Авыр чакта терәк булганга, балаларны үстергәндә ярдәм иткәнгә аалар әниләренә бик рәхмәтлеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X