Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ландыш Шәрәпова: «Китапханәләр һәрвакыт үзенең укучыларын көтә»

Авылда яшәп, үз тормышларын алып баручы яшьләр турында язуыбызны дәвам итәбез. Шундыйларның берсе - Яңа поселогында яшәүче, бүгенге көндә китапханәче булып эшләүче Ландыш Шәрәпова.

Ландыш белән мин районда яшьләр арасында узган чаңгы ярышлары, спорт чаралары, КВН уеннары вакытында ук танышкан идем. Шул вакытта ук аның чаялыгына, зирәклегенә, шаянлыгына игътибар иткән идем.

- Мин үзем Кама Аланы шәһәреннән. Тормыш иптәшем Марат Яңа поселогыннан. Без аның белән 2004 елдан бирле биредә яшибез. Белгечлегем буенча киң профильле бухгалтер мин. Лицейда һөнәр алганда, бухгалтерлык эшеннән тыш, пешекче, яшелчәче һөнәрләрен дә үзләштердем, - дип сөйләде ул бер очрашуда. - Яңа поселогына күченеп килгәч, эш сорап «Гигант» авыл хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов янына бардым. Беренче мәлләрдә сыер савучы булып эшләдем. Яшермим, авыр булды. Аннары балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенә хисапчы булып урнаштым. Һөнәрем буенча эш табылгач, моннан да китәргә туры килде.

Ландыш Шәрәпова 2007 елдан бирле Яңа поселогы китапханәсендә эшли. Китапханәче эше буенча махсус белеме дә бар аның.

- Мин китапханәдә эшли башлагач, Гөлүсә апа Добрынина лаеклы ялга чыкты, мин аның урынында калдым. Эшем ошый, бер дә зарланмыйм. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Китапханәдә төрле чаралар, очрашулар үткәрәбез, актив тормыш алып барабыз, ел әйләнәсендә чаңгыда, тимераякларда, велосипедта йөрибез, - ди Ландыш.

Гаиләсе турында кызыксынгач, әңгәмәдәшем бу сорауларыма да бик теләп җавап кайтарды.

- Былтыр гына әле ипотека буенча программага кереп, яңа өйгә күчендек. Аллага шөкер, шунда яшәп ятабыз. Тормыш иптәшем ТКХ өлкәсендә эшли. Ике кызыбыз үсеп килә. Азалиябез Яңа поселогының VI сыйныфында белем ала. Ә кечкенәбез Инзиләгә әле 3,5 яшь кенә. Аларны тормышта үз урыннарын табарлык, белемле, чын кешеләр итеп үстерү - минем хыялым.

Ландыш белән бергәләп китапханә буенча йөреп килдек. Китаплары бихисап күп, фонд ел әйләнәсендә тулыланып тора икән. «Китапханәгә кеше дә бик йөрмидер инде», дип уйлап кына бетергән идем, бер-бер артлы кеше дә килә башлады.

- Китапханәгә укучыларыбыз йөри. Кечкенә балалардан башлап, олы яшьтәге абый-апаларга кадәр китап укырга яраталар поселокта. Моннан тыш, мин мәктәп укытучылары белән дә элемтәдә торам. Алар белән берлектә төрле очрашулар үткәрәбез. Балалар өчен язылган китапларыбыз бик күп, - ди ул.

Әйе, китапханә - ул белем чишмәсе. Рухи дөньясын баетасы килгән кешенең китапханәдән сукмагы өзелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханәләр