Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күпбалалы әниләрне зурладылар

Чәршәмбе көнне башкалабыз Казанда Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм булды. Анда республиканың барлык районнарыннан да күпбалалы гаиләләр чакырылган иде. Безнең районнан иң лаеклы гаиләләрнең берсе буларак, Борды авылында яшәүче Галиевлар гаиләсе барды.

Хезмәт сөючән, тату һәм ярдәмчел бу гаиләне авылда яраталар, хөрмәт итәләр. Илһам Илгизәр улы һәм Людмила Анатольевна корган матур ояда 6 бала тәрбияләнә. Үзләренең 4 балалары янына тәрбиягә алган ике сабыйны да сыендырганнар. Гаилә башлыгы Илһам Яр Чаллы эчке эшләр идарәсендә хезмәт куя, ә уңган хуҗабикә Людмила бөтен гомерен шушы балаларны тәрбияләүгә, гаилә учагын якты, җылы итүгә багышлаган. Аларның иң зур теләге - шушы сабыйларны бәхетле, игелекле, җәмгыять өчен кирәкле шәхесләр итеп үстерү.

Реклама

Башкалада үткән тантаналы чаралар балаларда да, әти-әниләрдә дә бик матур тәэсир калдырды. Бәйрәмнең Галиаскәр Камал исемендәге академия театрының затлы бинасында үтүе ямь өстенә ямь булды. Бәйрәм концертында татар эстрадасының танылган йолдызлары белән бергә халыкара һәм республикакүләм фестивальләрдә җиңү яулаган балалар бию һәм җыр ансамбльләре чыгыш ясады. Балаларын чәчәк кебек итеп киендереп зур бәйрәмгә алып килгән хөрмәтле әниләрне ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министры Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады. Бәйрәмгә чакырылган һәр әнигә акчалата сертификатлар тапшырылды. Театр бинасыннан зур чәчәк бәйләмнәре һәм кабатланмас тәэсирләр белән чыккан әниләр әлеге очрашуны бәйрәм тантанасы гына түгел, республика җитәкчелегенең күп балалы гаиләләргә булган тирән хөрмәте һәм кайгыртучанлыгы буларак кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X