Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кнәз авылыннан Мәдинә әби Галәлиева 90 яшендә дә район газетасын күзлексез укый

Озын гомерле әби-бабайлар авылның горурлыгы, алар язмышында - ил тарихы, алар туган илгә тугры хезмәт итү, кыенлыкларда сынмаган-сыгылмаган батырлык өлгесе. Безнең өлкәннәребез язмышында исә сынаулар күп булган. Бөек Ватан сугышы китергән коточкыч авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү, сугыштан соңгы тәмам бөлгән авылларны үз иңнәрендә күтәрү - болар барысы...

Юбилярыбызны котларга районнан Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова килде. Күңелләрне сугарырлык җылы сүзләр белән тәбрикләделәр алар әбекәйне, үрнәк булырлык озын тормыш юлы, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәте өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, юбилей көнен искә алсын дип җылы юрган бүләк иттеләр. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның да котлау открыткасын тапшырдылар. Мәдинә әбине котларга без - мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылның ветераннар советы, инвалидлар оешмасы рәисләре дә бардык, тәбрикләп, бүләгебезне бирдек, әбекәйнең сөйләгәннәрен тыңладык.

Мәдинә Галәлиева 1925 елның 3 сентябрендә Хәмидулла белән Мәчтүрә Шәйдуллиннар гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә. Тумышы белән Мәдинә Мусабай авылыннан. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, үсмер кыз ул чагында урта белгечләр хәзерли торган район колхоз мәктәбенә укырга керә. Чөнки бу һөнәрнең асылын белә ул - абыйсы авылда ветеринария табибы булып эшли.

- Матур хыяллар белән яшәп ятканда язмышыбызга сугыш башлануы турындагы хәбәр өермә булып килеп керде. Абыемны шунда ук хәрби комиссариатка чакырдылар. Суга төшкәндәй юкка чыкты бахыр, ике генә хаты килергә өлгерде. Сугышның беренче елында ук һәлак булды, - ди Мәдинә әби, сугыш елларын искә төшереп. Җиңү көнен якынайту өчен эшләмәгән эш калмаган: ат җиккән үсмер кызлар, иңнәренә күтәреп симәнәсен дә ташыган. Мәдинә шулар арасында хезмәт чыныгуы, тормыш көтәр өчен ныклык алган. Мәктәбен тәмамлап, ветеринария фельдшеры белгечлеген дә алып кайткан тырыш кыз. Абыйсыннан калган ветеринар сумкасын иңнәренә элеп, җиң сызганып эшкә керешкән. Сугыштан соңгы авыр елларда Яхия атлы егет белән гаилә корып җибәргәннәр.

Реклама

1963 елда яшь гаилә терлекчелек алга киткән «Татарстан» совхозына күчеп килә. Мәдинә Хәмидулловна 42 ел ветфельдшер, ә ире Яхъя бригадир булып эшләгән. Ачык йөзле, аралашучан Мәдинәне авыл халкы үз иткән. Ул үзе дә халыкка игелекле булган. Терлекләре авырып чакырган кешегә ул кар-буран, төн димәгән ярдәмгә ашыккан. Ул әле дә хәрәкәтчән, ачык күңелле. Шуңа күрә туганнары, күрше-күлән хөрмәт итә аны. Ире Яхъя белән 56 ел матур, тату гомер иткәннәр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген әбекәй кече кызы Роза белән кияве Рафаил тәрбиясендә яши. 4 баласы, 10 оныгы, 14 оныкчыгы, оныкчыгының ике баласы бар. Тамырлары нык нәселнең шәҗәрәсе дәвам итә.

90 яше тулса да Мәдинә әбекәй район газетасын күзлексез укый, кызыклы әңгәмәче. Тылдагы хезмәте өчен «1941-1945 елларда намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән, аннан тыш бик күп юбилей медальләрен истәлек итеп саклый. Без юбилярыбызга ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык телибез. Ул аңа чын-чынлап лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X