Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Калмия авылының ветераннар клубында – күңелле кичә

Декабрь аенда Калмия авылы ветераннар клубының чираттагы утырышы узды. Ул әниләребезгә багышланган һәм 2014 елны озатып, яңа 2015 елны каршылар алдыннан башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланган иде.

«Киңәш» ветераннар клубына йөрүче әниләребез үзләренең гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаганнар, алар - төрле һөнәргә ия кешеләр. Без ветераннар белән бергәләшеп район күләмендәге смотр концертларда чыгыш ясап, күптөрле дипломнар белән бүләкләндек. Әле күптән түгел генә күрше Малтабар авылы халкын кызыклы концерт белән сөендердек. 80 яшьләрен тутырган өлкән кешеләребезне хөрмәтләү кичәсен уздырдык, районда үткән «Супер әби» конкурсында да катнаштык.
Быелгы елның соңгы очрашуында ике ветераныбызны 70 яшьлек олуг юбилейлары белән җылы котладык. Юбилярыбыз Нәҗибә Сәхипгәрәева Малтабар авылында туган, бүгенге көндә Калмия авылында гомер итә. Хезмәт юлын 14 яшьтән бозау карау эшеннән башлый. 2 ул, 1 кыз тәрбияләп үстерә. 40 еллап гомерен терлекчелеккә багышлый, лаеклы ялга чыккач, үзенең тәмле ашлары белән механизаторларны сыйлый әле ул! Нәҗибә улы Айрат, килене Айзирә белән яши, ике оныгының кадерле әбисе ул. Кызы Илсөяр, кияве Илдар авылыбызда кибет тоталар. Барча авыл халкы рәхмәтле аларга. Нәҗибә соңгы елларда шигырьләр дә яза башлады. Кичәбездә исә ул берничә шигырен безгә дә укып күрсәтте. Әле юбилярыбызны котлап, авылыбыз шагыйрәсе Зөләйха Закирова да үзенең матур шигырьләрен укып китте.
70 яшен билгеләп үтүче тагын бер хөрмәтле юбилярыбыз - Гөлүсә Галиева. Ул тумышы белән Калмия авылы кызы. 2 ул, 2 кыз тәрбияләп үстергән үрнәк ана. Әле моннан тыш, ветераннар клубының иң актив әгъзасы. Ул да 14 яшеннән терлекчелектә эшли башлый. - Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Ягарга утыны, кияргә киеме, ашарга ипие булмады бит ул чакларда, - дип искә ала ул үзенең яшьлек елларын. Фермада 25әр сыерны кул белән сауган, авыр булса да түзгән, нык булырга тырышкан.
Гөлүсә - безнең моңлы җырчыбыз. Узган ел «Безнең җырчы» шоу-программасында да катнашкан иде. Ул концертларда халыкны һәрвакыт үзенең моңлы тавышы, матур җырлары белән җәлеп итә. Татар хатын-кызларына гына хас горурлык, эшне ахырына кадәр җиткерү, гаделлек кебек сыйфатлар хас аңарга. Күркәм юбилее белән котлап, Гөлүсә өчен хезмәттәше Галимә Галимҗанова үзенең шигырен укыды, яшьтәше, сыйныфташы Рафис Әхмәтнуров моңлы җырын бүләк итте.
Әлеге очрашуыбызда шулай ук без ветераннар клубының быел башкарылган эшләрен барладык, киләчәккә планнар билгеләдек. Сүз уңаеннан, очрашу мул сыйлы түгәрәк өстәл янында бик күңелле үтте. Һәрбер ветеран үзенең котлау сүзләрен юбилярларыбызга җиткерде, дип хәбәр итте Калмия авылының «Киңәш» ветераннар клубы әгъзасы Гөлбостан Кашбелова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев