Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тукайлы Сәхия апа Гыйльметдинова: "Сөенче сезгә, хат китердем!"

Сәмәкәй, Сәет, Оргыды авыллары арасындагы юллардан иңенә күн сумка аскан, аңа шыплап газета-журналлар тутырган, ничәмә дистә хатлар салган авылдашым Сәхия апа Гыйльметдинованы көн саен көтеп ала идек. Ул үзе һәркемгә кайдан да булса хат-хәбәр киләсен белә. Ачык йөз белән: «Сөенче сезгә, армиядәге улыгыздан хат китердем», - дип хәрби мөһер суккан...

Сәмәкәй, Сәет, Оргыды авыллары арасындагы юллардан иңенә күн сумка аскан, аңа шыплап газета-журналлар тутырган, ничәмә дистә хатлар салган авылдашым Сәхия апа Гыйльметдинованы көн саен көтеп ала идек. Ул үзе һәркемгә кайдан да булса хат-хәбәр киләсен белә. Ачык йөз белән: «Сөенче сезгә, армиядәге улыгыздан хат китердем», - дип хәрби мөһер суккан хатны иясенең кулына ук тапшыра иде. 60-80нче елларда Сәет, Оргыды авыллары кешеләренең күпме рәхмәт сүзләрен ишеткән ул. Үз эшен бик төгәл, көндәгесен-көнгә башкарып, республика һәм район газеталарын да абунәчеләренә чыккан көнендә үк китереп, бик тә игелекле эш башкара иде. Сәхия апа җәяүләп Сәмәкәй авылы почта бүлегеннән алган газета-журналларны һәм хатларны Сәет авылы халкына таратканнан соң, безнең Оргыдыга кайтып җитә. Мин көндәлек матбугатны кечкенәдән яратып укыгач, почтаны көтеп алам. Чөнки мәктәптә укыганда ук район газетасына төрледән-төрле мәкаләләр язарга яраттым. Шул мәкаләләремне газета битендә күрәсе килеп, өзелеп көтә идем.

Хат ташучы Сәхия апаның хатларны һәм газеталарны алып кайтып кулга тапшыру вакытлары шатлыклы вакыйга булып истә калган.

Ул чакта хат ташучының бернинди дә транспорты юк иде. Оргыды-Сәмәкәй арасында карлы-буранлы кыш көнендә дә, яңгырлы пыскак көз көнендә дә юлда булды, почтаны, өйдән-өйгә кереп, авыл кешеләренең кулларына тапшыра иде. 30 ел эчендә авылдашым, хат ташучы Сәхия апа җәяүләп меңнәрчә километр юл үткәндер, авылдашларының рәхмәтенә лаек булгандыр.

Сәхия апа олы тормыш юлы узды, бүген дә бик актив, төрле очрашуларда катнаша, хезмәте белән горурлана. Авылдашлары аңа сәламәтлек, бәхет-шатлык телиләр.

Рәсемдә:рус рәссамы Федор Шапаевның "Авыл хат ташучысы" картинасы

фото http://портал1.рф сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым, кешеләрең синең