Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Иштирәк авылыннан Метшиннар гаиләсендә – гаҗәеп кабак уңышы

Әле күп кешеләр йокыдан да тормаганда, көн саен иртүк торып Асия апа инде авыл буенча сөт таратып йори. Сөт өсте дә аның кешенеке кебек кенә түгел, тәмле була. Тырыш кешенең һәр эше дә гөрли. Ул инде эшне яратып, бөтен җаныңны биреп эләгәнгә шулайдыр. Бакчасына керсәң - чәчәкләре карашны куандыра, малларны...

Әле күп кешеләр йокыдан да тормаганда, көн саен иртүк торып Асия апа инде авыл буенча сөт таратып йори. Сөт өсте дә аның кешенеке кебек кенә түгел, тәмле була. Тырыш кешенең һәр эше дә гөрли. Ул инде эшне яратып, бөтен җаныңны биреп эләгәнгә шулайдыр. Бакчасына керсәң - чәчәкләре карашны куандыра, малларны да алар чын күңелдән яратып карыйлар. Күрегезче, кайсыгызны бакчасында шулкадәр кабак үсте? Өчәүләшеп Шәйхулла абый, Асия апа, кызлары Тәнзилә үстергәннәр аларны.

Фотосүрәттә күрсәткәне әле бер өлеш кенә, хәтта КамАЗ машинасына сыярлыгы, әле бакчаларында чират көтә. Гомерләрен яшь вакыттан ук фермага, кырларга багышлаган кешеләр эшедер бу. Асия апа әле шушы эшләреннән арынган арада шигырьләр дә яза. Аларның күбесе"Якты юл "газетасы битләрендә яктыртыла. Бәхет төшенчәсе һәр кешенең үзенеке. Берәүләр бәхетне байлыкта күрсә, икенчеләренә бәхетле булу өчен бары гади авыл тормышы кирәк. Үзләренең бәхетләрен җир, туган як белән бәйләп яшәп ятучы Метшиннар гаиләсе-нәкъ шундый гаиләләрнең берсе, дип яза Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев