Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ирешелгәннәр эшкә бирелгәннән килә

Авылга төрле кешеләр килә, җирләрне алалар, авылның холкы, яшәү рәвеше үзгәрде дибез. Шулаен шулай ул. 1994-1995 елларда бу үзгәреш Сәмәкәй авылында да башланды. Авылга күчеп килүчеләрнең ниятләре изге булса, начар да түгелдер бу. Һәр чорның үз хикмәтләре була. Әнә авылга Г. Комиссаров килеп, җир алып, эшлисе килгән егетләрдән бригада туплап,...

Соңгы елларда җәйләр коры килә. Комиссаров моннан да чыгу юлын тапты: бәрәңгене сугарып үстерү өчен, Күгәш авылы башындагы инешне будылар, анда су сиптергеч җайланмалар суздылар. Бригадир үз тирәсенә тырыш егетләрне туплый белә. Бер-берсен аңлап, килешеп эшлиләр. Халык телендә тырышкан табар, ташка кадак кагар дигән гыйбарә бар. Авырлыкларны җиңә-җиңә бригаданың да эше алга бара. Төрле маркадагы тракторлар, Германиядә эшләнгән бәрәңге алу комбайны сатып алганнар. Югары уңыш бирә торган сортлы бәрәңге орлыкларын кайлардан гына юллап алып кайтмаганнар. «Удача» сортлы бәрәңгене үзем алып, пешереп карадым. Сары бәрәңге ул. Тәме дә ашап туймаслык. «Тагын нинди сортлар утыртасыз?» - дип кызыксындым мин Г.Комиссаровтан.
«Лабелла», «арада» сортлары әйбәт уңыш бирә, тәмле дә икән. Быелгы корылыкта бригадага аеруча күп көч куярга туры килде. Бәрәңге үстергәндә бик кирәк булган яңгыр нәкъ менә уңышны җыеп алыр чак җиткәч ява башлады. Комбайннар авырлык белән эшләде, бригадага шактый тырышырга туры килде. Дөрес, уңышы да әйбәт булды. Октябрь айлары җиткәч, хуҗа авыл халкына: «Бәрәңге утыртмаган кешеләр, туганнарыгыз, дусларыгыз басудан килеп казып алсыннар, әрәм булып калмасын» - дигән. Рәхәтләнде халык. Минзәлә, Зәй районнарыннан, Чаллыдан килделәр хәтта. Үстерүчеләргә рәхмәт укый-укый җыеп киттеләр.
Сүземне авылга чит кешеләр килүне өнәп бетермәүдән башлаган идем. Нинди ният белән нинди кеше килә бит. Сәмәкәй халкы эшмәкәр
Г. Комиссаровтан бәрәңге орлыгы кирәк икән, рәхим ит. Бәйрәмнәрдә - Сабан туе, инвалидлар ункөнлекләрендә хәйрия ярдәме күрсәтәләр, мәктәпкә, балалар бакчасына бәрәңге бирә...
Быелгы авыр елда да, шөкер, бәрәңгегә тук булдык. Әлбәттә, монда егетләрнең тырышлыгыннан тыш, Сәмәкәйнең кара туфраклы тигез басулары, асфальт юллары, тырыш, киң күңелле халкы да читтән килеп, үз кеше булып хезмәт куючыларга уңайлык тудыра торгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев