Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хезмәт кенәгәсендә бер генә язма – терлекче

Яшьтәш егетләре Чаллыга, төзелешкә үгетләп карасалар да, Габделхәй сүзендә нык тора: "Мин туган җиремнән, Иске Абдулдан, беркая да китмим. Озын берлекләр беркая да аунап ятмый. Хәләл көчең түгеп алган акчаң бәрәкәтле дә, кадерле дә. Күмәк хуҗалыкта да әйбәт түлиләр", - дип, һәртөрле кыстаулардан баш тарта.

Шулай итеп, 70 нче еллар башында авылда терлекләр фермасында эшли башлый. Ул вакытларда фермаларда төрле мал-туар: сыерлар, атлар, дуңгызлар, сарыклар, бозаулар асрала иде. Аларны җәен-кышын азык әзерләп ашату, җәен үлән мул чагында көндез-төнлә көтү - күп продукция өчен тырышу аның төп вазыйфасы була. Яңгыр дип тормады: башлыклы брезент кожанын киеп, чыбыркысын җилкәсенә салып, сыер-таналарны болынга алып китә иде. Сөте мул булгач, акчасы да төшә иде.
Кышын Габделхәй абый басу юлыннан кайтып кермәде. Ат белән саламын, печәнен, силосын ташыды. Ул кайтарган саламнан башак ясап, сыер-бозауларны ашаттылар. Ул үз эшен яхшы белә: ферма мөдире яки колхоз рәисе кушканны көтеп тормый, малларны тәртип белән ашата-эчертә иде. Шуңа күрә хуҗалык ит-сөт җитештерүдә алгы сафта барды, сынатмады.
Габделхәй абый шушы чорда матур итеп гаиләсен корып җибәрде. Мәлкән авылы кызы Любаны килен итеп алып кайтты. Яшь килен ире янына фермага сыер савучы булып урнашты. Элек электр белән саву аппаратлары юк иде, барысын да кул белән башкардылар: мал азыгын тарату, мал астын чистарту да савучылар өстендә иде. Савучылар сыерларын чиста тотып, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр иде. Люба апа да алдынгылар рәтендә: берничә тапкыр районның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Габделхәй абый белән Люба апаның фермадагы эш стажлары - 81 ел. Аерым алганда, Габделхәй абый - 46, Люба апа 35 ел хезмәтен терлекчелеккә багышлаганнар. Хезмәт кенәгәләрендә бары бер язма - терлекче, сыер савучы.
Эшчән гаиләдә ике малай үсте. Олы уллары Илшат Чаллы һәм Тукай кошчылык фабрикаларында 20 елдан артык тракторчы булып эшләде. Хәзер "Кама" агрофирмасында хезмәт куя. Кече уллары Фәнис, армия хезмәтеннән кайтып, әти-әнисе эшләгән фермада терлекче һөнәрен дәвам итә. 10 елдан артык инде җәен Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең сыерларын көтә, кышын терлекче вазыйфасын башкара. Илшат та, Фәнис тә матур гына гаиләләр корып, балалар үстерәләр. Фәнис бәхетен туган җирендә тапты. Яңа йорт салып керде, җиңел машина алып җибәрде. Ишегалды тулы мал, кош-корт. Әтисе эшен лаеклы дәвам итүче уллары Фәнис, тракторчы Илшат белән хаклы горурланалар Люба апа белән Габделхәй абый Гайнетдиновлар.
70 яшьтән узган Иске Абдулның хөрмәтле хезмәт ветераннары белән очрашуыма, аларның эшен уллары дәвам итүенә, мул һәм тату тормышта яшәүләренә гаять шатландым. Габделхәй абый кебек үз җирен яратучы һәм аның сулышы белән яшәүче гаиләләр мактауга лаеклы, яшьләребезгә һәрьяктан үрнәк булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев