Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гомерен авыл хуҗалыгына багышлады

1985 елның язында "Искра" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе итеп сайлаганда, Фирдәвис Гәрәевкә 33 яшь тулып киткән була.

Бу "Искра"ның шушы төбәктәге берничә колхоз белән Тукай районына кушылган чагы. Төп бәла - юлсызлык. Баткак, сазлы юлдан район үзәгенә иртән чыгып, кичкә генә барып җитәсең. Машина да, трактор да үтешле түгел. Көндәлек сөтне заводка илтә алмый җәфаланалар. Кибетләрдә товарларга өзеклекләр туа. Бер көнне чираттагы нәрәт вакытында телефон чылтырый. Район Советы башкарма комитеты рәисе Фаяз Мөҗәһитов тавышы. Хәл-әхвәл белешкәч, төзелеш мәсьәләләре белән кызыксына. "Сезнең янга "Гидромонтаж" трестының Чаллы идарәсе башлыгы Волдемир Маслаков киләсе. Ул күперләр төзелеше буенча бик яхшы белгеч. Аңар кайда, нинди күпер кирәклеген күрсәтеп аңлат," - дип, Фирдәвескә киңәш бирә. Гидромонтажчылар эшне тиз тоталар, субайлар сугып, тимер-бетон араталар куеп, тиз арада күперне өлгертеп тә бирәләр. Аны ачу тантанасында күпер өстеннән бер-бер артлы йөк төягән КамАЗлар үтә. Авыл агайлары күпернең ныклыгына шаккаталар, коры елганың бирге ягында яшәүче мәктәп балаларына юл йөрү уңайлана. Бу хакта элеккеге мәктәп директоры, ветеран-укытучы Роберт Исаев рәхмәт хисләре белән сөйләде. Ул елларда бу җирлектә күп кенә социаль-мәдәни объектлар сафка баса. 8 елдан соң Ф. Гәрәевне районның "Агроснаб" оешмасына директор итеп күчерәләр. Еллар узгач ул яңадан "Искра" хуҗалыгына җитәкче булып кайта. "Мин янәдән Калмиягә кайтканда, хәлләр әйбәт түгел. Эшләрлек кеше юк. Абзарлар бушаган. Дуңгыз абзарын сүтеп таратканнар. Кассада бер тиен ирекле акча юк. Аптырап зарланып йөреп булмый. Булган механизаторларны барлап һәм күрше-тирә авыллардан чакырып, эшне башлап җибәрдек. Эш хакын бирә башладык. Әмма хуҗалыкны таралудан туктатырлык егәр калмады, кем әйтмешли, бер почмагын төзәтәм дисең, икенче ягыннан сүтелә. Менә шундый чакта Казанда яшәүче авылдашыбыз отставкадагы полковник Заһир Вилданов белән берничә тапкыр сөйләшү булды. Ул авылны ничек тә саклап калу, кешеләрен эш белән тәэмин итү, җитештерүне җайга салу турында иде. Әтисе күмәк хуҗалыкта кирәк-ярак белән тәэмин итүче Миннерахман абый да улының фикерен куәтләгәндер дип уйлыйм. Шулай итеп, Заһир Миннерахман улы "Искра" хуҗалыгына инвестор булып килде һәм элеккеге колхоз "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгы дип атала башлады," - дип сөйли Ф. Гәрәев.

Берничә ел яңа хуҗалыкның идарәчесе булып эшли. Яңача җиһазланган сөтчелек комплексын төзүдә һәм файдалануга тапшыруда катнаша.

Реклама

Тормыш, эш мәшәкатьләре белән өенә арып кайтканда, хатыны Мөнирә аның иң якын киңәшчесе була. Боерган кызы белән кавышып гомер итүләренә дә 36 ел тулган. Ул ирен кая эшкә җибәрсәләр, шунда булды, авыл балаларын рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Үзенең тату гаиләсендә өч бала үсте, бер кыз һәм ике малай. Кызлары Гөлназ Голландия-Россия компаниясендә директор урынбасары. Голландиядә яши, үз гаиләсе бар, малай үстерәләр. "Даими аралашып торабыз, кайтып-китеп йөриләр, көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз", диләр Гәрәевлар. Уллары Илгиз югары юридик белем алып, Менделеев шәһәрендә прокурор ярдәмчесе. Илназ КамПИны кызыл диплом белән тәмамлап, читтән торып аспирантурада укый, йөк машиналары предприятиесендә эшли. Гәрәевләрнең өч оныклары үсеп килә.

Фирдәвес гаиләсе белән бүген Колыш авылында иркен йорт җиткереп, җиләк-җимеш бакчасында умарта тотып яшәп ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдђвис Гђрђев

2
X