Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гомере буе спорт белән янәшә

Киләсе елда районыбызның яңадан оешуына 40 ел тула. Аның беренче көннәреннән үк төрле җаваплы эшләрдә эшләгән кадрларының күбесе инде лаеклы ялда. Озак еллар район Советы башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитетын җитәкләгән, гомумән, яшьләрне спорт белән тәрбияләүгә зур өлеш керткән Тәлгать Газиз улы Бәхтигәрәев та бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек...

Тәлгать Газиз улы Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Матур гына тормыш итеп яткан җирдән 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Тәлгатьнең әнисе 7 айлык сабыен алып, Әҗмәкәй авылында яшәүче әнисе янына кайтып төпләнә. Булачак спортчының үсмер еллары шушы авылда уза.

Сабый чактан ук өй эшләрен башкарырга мал-туар карарга өйрәнә, әнисенә ияреп колхоз эшләренә йөри, башлангыч мәктәптә укый. Ничек кенә авыр булмасын, ул физик яктан нык, көчле булып үсә. Ә инде Иске Гәрдәле җидеелык мәктәбендә укый башлагач спортка тартыла, мәктәптә уздырыла торган һәр спорт чараларында актив катнаша. Футбол, волейбол уеннарында, җиңел атлетика төрләрендә гел алдынгылар рәтендә була.

Армия сафларында хезмәт итү аны тагын да үстерә, чыныктыра. Хәрби төр спорт чараларында да ул гел алдынгылардан була, җиңел атлетика буенча разрядларга ирешә. Һәрьяктан да өлгер, җитез булган солдатны командирлары якын итәләр. Берүк вакытта авиамеханиклар курсында укып, һәр предметны бишлегә тапшырып беренче разрядлы авиабелгеч таныклыгы һәм күкрәк тамгасы ала. Тәлгать Бәхтигәрәевка кече сержант званиесе бирәләр һәм ул таләпчән, тырыш отделение командиры була.

Зур тормыш тәҗрибәсе һәм яхшы гына хәрби белем туплап, 4 ел хезмәтен намус белән үтәп, командованиенең бик күп мактауларына һәм бүләкләренә лаек булып, Тәлгать 1962 елны туган авылы Әҗмәкәйгә әйләнеп кайта. Хезмәт юлын авыл советы секретаре булып башлый, энергиясе ташып торган егетне «Гигант» колхозының комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Кая карама, эштән соң төрле спорт чаралары, үзәшчән артистларның эшләре кайный, тормыш җанлана. Яшьләр арасындагы мондый чаралар совхозның икътисадый үсешенә дә уңай тәэсир итә. Гигантлылар район күләмендәге мәдәни-спорт бәйгеләрендә призлы урыннарны яулый, разрядлы спортчылар саны да артканнан-арта.

Тәлгать Газизовичның оештыру сәләте, яшьләр белән уртак тел табып актив эшли белүе югары җитәкчеләр тарафыннан да уңай бәяләнә, төрле бүләкләргә лаек була. Менә шуны истә тотып, аны Тукай районының физкультура һәм спорт комитетының рәисе итеп билгелиләр. Шуннан башлап, вакытын бер минутка да әрәм итмичә, ул «Урожай» спорт җәмгыятен яңа баштан торгызырга, активлаштырырга алына. Бигрәк тә татар көрәше төренә зур игътибар бирә һәм авыл спортчылары арасында бик күп даталарга багышланган ярышлар уздыра. Нәтиҗәсе озак көттерми, Тукай районы көрәшчеләре Татарстан Республикасында уздырыла торган герой-шагыйрь Муса Җәлил призына һәм башка төр ярышларда алдынгы урыннарны яулый башлыйлар.

Бәхтигәрәев гер күтәрү спортына да зур игътибар бирә. Сабан туйлары һәм башка бәйрәмнәр бу төр спорттан башка узмый. Василий Николаев хәтта спорт мастеры исеменә лаек була.

Реклама

Яшь буынны армия сафларына сау-сәләмәт, физик яктан көчле һәм түземле иттереп үстерү проблемалары да физкультура комитетының уңышы. Бар мәктәпләрдә хәрби әзерлек дәресләре, күнегүләре уздырыла башлый. Мылтыктан ату тирлары ачыла, ГТО нормативларын тапшыру, үтәү көндәлек таләпкә әверелә. Балалар ел агышында Чаллы шәһәренең «Дельфин» су бассейнына барып йөзәргә өйрәнеп, нормативлар тапшыралар.

Яшьләрне армиягә әзерләүдәге нәтиҗәле күрсәткечләре өчен Тәлгать Бәхтигәрәев 1977 елда СССР ДОСААФның Мактау билгесе, 1979 елда «Актив хезмәтчәнлеге билгесе» белән бүләкләнә. 1989 елда РСФСРның ОСВОД эшчәнлегендәге активлыгы өчен күкрәк билгесе һәм Диплом белән билгеләп үтелә. Районда шахмат-шашка уеннарын оештырып җанландырганы өчен Михаил Ботвинник исемендәге Диплом белән бүләкләнә.

Бар гомерен спортка багышлап, күп төрле уңышларга ирешүен билгеләп 1991 елда аңа «Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2000 елда ул Татарстан дәүләт комитетының «Спортта һәм физкультурадагы казанышлары өчен» дигән Дипломга һәм күкрәк билгесенә лаек була.

Тәлгать Газизович бүгенге көндә лаеклы ялда. Ул өйдә утыра торган кеше түгел. Һаман да районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенннән юлын өзми, һәрдаим яшь спортчылар белән күрешеп хәлләрен белешә, киңәшләрен бирә. Ул бигрәк тә ветеран спортчыларның тормышы турында кайгырта, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү чараларын эзли. Данлыклы, ил күләм билгеле спортчыларга багышлап спорт ярышлары уздыруның башлап йөрүчесе дә ул.

Тәлгать Газизовичның районыбызның физкультура һәм спорт тармагына керткән хезмәте зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X