Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Фидаи җанлы урманчы

Безнең якта урманчы Илдус Зариповны белмәгән кеше сирәктер. Ул үз эшен яратып башкара. Әллә ничә мең гектарга сузылган урманнарның һәр почмагын, кайда нинди агач үскәнен, нинди төр җәнлек яшәвен, аларның ничек туклануын аннан яхшы белүче юктыр.

Мин малай чагында Оргыды авылы тирәсендәге Шида урманын аркылыга-буйга йөреп чыктым. Урманның бай хәзинәсе: җиләге, чикләвеге, шомырты, бөрлегәне белән туклануыбызны һич онытасым юк. Урман туйдырды да, җылытты да.

Урманны теләсә ничек ботарларга, рөхсәтсез кисәргә ярамаганын белә торып, кайбер кешеләр үзләренең начар гамәлләре белән табигатькә зур зыян салалар. Дөрес, андыйлар хөкемгә тартылсалар да яңалары туып тора.

Илдус ага урманчы булып 30 елдан артык эшли. Шул дәвердә Татарстан урман хуҗалыгы участогында гына 150 гектардан артык агач утыртылган. Алар матур булып шаулап үсәләр.

Язын-көзен бик күп урыннарда агачлар утырту айлыгы үткәрелә. Бу чорда Татарстан урман хуҗалыгы зур активлык күрсәтә. Хуҗалык, кайбер шәһәр оешмалары гозерен үтәп, даими агач үсентеләре белән булыша. Һәр елны 1000нән артык агач үсентесе җибәрә. Быел сораучылар ифрат күп булган, Чаллы шәһәре паркларына һәм урамнарына утырту өчен генә 2700 данә үсенте алып киткәннәр. Күрше-тирә районнардан да килеп алучылар бихисап.

Урманнар - зур байлык. Алар тереклек ияләрен кислород белән тәэмин итә. Һәр агачның каерысы, яфрагы, чәчәге, бөресе дәва үзенчәлекләренә ия икәнен яхшы беләбез. Илдус Зарипов аларның һәркайсы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Шунлыктан аның төп үтенече бер генә: агачларны хәвеф-хәтәрдән, аеруча уттан сакларга кирәк. Авылларыбыз тирәсе яшеллеккә төренеп утырсын иде. Бу эшнең башында урманчы Илдус Камал улы Зарипов кебек фидаи җанлы кешеләр булуы шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев