Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эшләсәң – яшисең ул

Райондашларыбыз арасында тырыш, тыйнак, алтын куллы һөнәр ияләре бик күп. Шундыйларның берсе - Хәбир абый Гайфетдинов Калмаш авылында яши. Ул агачтан төрле йорт җиһазлары ясый, аларны искиткеч матур итеп бизи. Шушы алтын куллы һөнәрмәнд турында укучыларыбызга сөйләү өчен Калмаш авылына юл тоттык.

Анда без район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Октябрина Әюпова һәм Алия Мөхәммәтханова белән бардык. Хәбир абыйлар яши торган йорт янына килеп туктагач ук, барыбыз да сүзсез калдык - мондый матур итеп бизәкләп эшләнелгән капканы күргәнебез юк иде әле. Багана башына йорт җирлеген саклап торучы кып-кызыл читекләр кигән "мәче" менеп кунаклаган. Соңрак исә аның Хәбир абый куллары белән эшләнгәнлеге ачыкланды. Әлеге мәче чынлап та мультфильмнарда күрсәтелә торганнарга охшаган. "Бераз ярылып китте, яңаны эшләргә вакыт инде", - дип куйды Хәбир абый.

Шулай сокланып, ул мәчене "сыйпап" киткәннән соң, ишегалдының буеннан-буена үрмәләп үк үскән виноградка исебез китте. Җимешләренә караганда, аның төрле-төрле сортта булуын чамалап була. Шулай сокланып басып торган арада яныбызга Хәбир абыйның хатыны Җәмилә апа чыкты. Шундый мөлаем, ачык йөзле бу апа безне өйгә чакырды.

Өйләре дә хуҗалары кебек үк ачык, якты, искиткеч матур. Бергәләшеп түргә үттек. Монда өстәл, урындыклар, комод, зур сервант, атына торган урындык, гөлләр өчен эшләнелгән җайланма - тагын бик күп эшләнмәләр күзне сөендерә. Җәмилә апа:

- Барысын да Хәбир үз куллары белән эшләде, - диде тыйнак кына. Сизелеп тора, алтын куллы иренең хезмәте белән горурлана иде ул. Без исә оста куллары ясаган һәр әйберне тотып карап, тизрәк барысын да фотога төшерергә ашыктык. Шул вакытта кече бүлмәдән инде өс-башын алыштырган, башына түбәтәй кигән Хәбир абый чыкты. Мин аның тормыш юлы, гаиләсе турында кызыксындым.

- Үзем 1939 елгы, - дип сөйләп китте ул миңа. - Туган ягым - Аксубай районының Шәрбән авылы. Гаиләдә тәгәрәшеп 5 бала үстек: 4 малай, 1 кыз. Сугыш еллары балалары - безгә яшәүләре, ашарга табулары бик кыен булса да, Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау үстек. Төрле якларга таралышсак та, бер-беребезгә олы терәк булып гомер кичердек, - диде Хәбир абый.

- Мин үзем дә шул авылдан. Хәбир белән бергә озын гомер юлы үттек, - дип сүзгә кушыла Җәмилә апа. - Аның белән 1962 елның язында өйләнештек. Аннары Хәбир армия сафларында хезмәт итеп кайтты. 21 ел буе Үзбәкстанда яшәдек. Ике балабыз шул ерак якларда туды.

Туган туфрак тарта, дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Гайфетдиновлар да, олыгая башлагач, туган якларга кайтырга булалар. 1987 елда Татарстанга кайтып төшәләр. Гаилә Калмаш авылының совхоз йортында яши башлый. Бер үк вакытта Хәбир абый йорт җиткерергә тотына.

- Йортыбыз озак салынды анысы. 1991 еллар тирәсендә яңа йортыбызга күченеп кергәнбездер. Шуннан бирле, Аллага шөкер, үз йортыбызда яшибез. Шул вакыт аралыгында Үзбәкстаннан Хәбирнең энесе кайтты, кызыбыз Галияне бу яклар үзенә тартты. Балаларыбыз кайтып, хәлләрне белеп, булышып торалар.

Олы улыбыз Гали, кызыбыз Галия, кечкенәбез Рамил Чаллыда яши. Ильяс улыбыз гына Мәскәүдә гомер итә. Ара ерак булса да, еш аралашып, телефоннан гел сөйләшеп торабыз. Әле шуны дә әйтәсе килә: аның да атасыныкы кебек сәләте бар, ясау-төзү эшләренә кулы ятып тора, - диде хуҗабикә.

Җәмилә апа белән шулай сөйләшеп утыруы аеруча күңелгә хуш килде. Ул ачык йөзле, аралашучан, сөйләм теле бик матур. Аннары мин, Хәбир абый янына килеп утырып, үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.

- Хәбир абый, агачтан йорт җиһазлары ясау белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз? Кемнән өйрәндегез? Кайчан беренче әйберне ясадыгыз? - дидем.

- Безнең күрше йортта гына шундый оста кешеләр яши иде, бу туган авылымда әле. Аларга карап өйрәндем, үзем дә кул эше белән кечкенәдән кызыксына идем. VI сыйныфта укыган вакытта беренче урындыгымны ясадым. Барысына да ошады. Шуннан китте инде. Баштарак кечерәк әйберләргә алынсам, соңга таба зур әйберләр дә ясый башладым, - диде дә Хәбир абый, сервантка таба башын борды.

Ул сервантны кеше кулы белән ясалган димәсләр, сатып алынган кыйммәтле җиһаз дип уйларга була. Андагы матур бизәкләр сокланып туймаслык. Әлеге нәкыш үрнәкләрен Хәбир абый китаптан карап кына түгел, үзе уйлап та ясый икән.

- Шундый урындыклар, өстәл ясар өчен агачның теләсә ниндие ярамый шул, - дип дәвам итте Хәбир абый. - Әйбер ясау өчен мин юкә агачын сайлыйм. Ул кипкәч, аеруча каты була. Урындыкның аяклары өчен менә дигән чимал инде бу! Ә яраткан эшем белән шөгыльләнер өчен минем үзем ясаган остаханәм бар. Вакыт ничек туры килә инде, мин хәтта бер урындык ясау өчен күпме вакыт кирәклеген дә әйтә алмыйм.

Урындыклар дигәннән, аларның һәрберсенә бик матур япмалар җәелеп куелган. Баксаң, болар - Җәмилә апаның кул эшләре икән. Үзе чигә дә, бәйли дә булып чыкты.

Җәмилә апа да, ире кебек үк, үтә дә тырыш, хезмәт сөючән. Үзбәкстанда яшәгәндә, төзелештә дә, складларда әйбер кабул итүче дә, кибетче булып та эшләгән. Ә Хәбир абый исә күп еллар Алмалык шәһәренең эретү заводында бакыр чыбыклар ясау цехында хезмәт куйган. Уйлап карасаң, алар икесенә бергә күпме һөнәр үзләштергәннәр, ниләр генә күрмәгәннәр дә, кайда гына булмаганнар. Шуның өстенә өй тулы балалар үстергәннәр, алар мохтаҗлык күрмәсен дип тырышканнар. Бүгенге көндә Гайфетдиновларның 6 оныклары һәм 1 оныкчыклары - аларның олы куанычы да, терәге дә.

Без Хәбир абыйның остаханәсендә дә булдык. Анда, ниндидер, үзенә күрә бер дөнья. Бер якта агач такталар ята, эш кораллары ипле итеп тезеп куелган. Гомумән, һәр әйбернең үз урыны. Бу да кешенең тәртип яратуы, төгәллеге турында сөйли.

- Хәбир абый, сез тылсымчыдай кул остасы икән. Яшьләребез арасында да шундый осталар күбрәк булсын иде. Сез ничек уйлыйсыз?

- Хәзер нәрсә ясасаң да, теләсә нинди эш коралын кибеттән табып була. Үзеннән-үзе яшьләр шушы әйберләр белән могҗизалар тудырсын иде дип уйлап куясың. Теләгем шул: яшьләр эшләсеннәр, шөгыль тапсыннар. Вакытларын бушка әрәм итмәсеннәр. Эшләсәң - яшисең бит! - диде ул.

Әйе, чынлап та, яныңда яраткан кешеләрең, күңелләргә яктылык иңдерә торган шөгылең булса, яшәве дә рәхәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл