Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Боерганның Ак әбисе

Шушы көннәрдә хөрмәтле авылдашыбыз, Чебенле авылында туып-үскән Газизә апа Мөхәммәтшина үзенең 90 яшьлек юбилеен гаиләсе белән бергәләп билгеләп үтте. Аны олы бәйрәме белән котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, авыл жирлеге башлыгы Зарифъян Камильянов килделәр, үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, кыйммәтле бүләк һәм чәчәк...

Шушы көннәрдә хөрмәтле авылдашыбыз, Чебенле авылында туып-үскән Газизә апа Мөхәммәтшина үзенең 90 яшьлек юбилеен гаиләсе белән бергәләп билгеләп үтте. Аны олы бәйрәме белән котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, авыл жирлеге башлыгы Зарифъян Камильянов килделәр, үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, кыйммәтле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Бу көнне Газизә апаның шатлык-куанычларының чиге булмады. Шулай булмыйча соң, газиз улы, ягымлы килене, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә кадерле әни, сөекле әби булып гомер кичерә ул. Авылдашлары өчен әле ул ислам дине кануннарын, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне саклап, яшь буынга җиткерүче остабикә дә.

Сугыш чорында тылда тырыш хезмәт куйган, соңрак балыкчылар артелендә склад мөдире вазыйфаларын башкарган, соңгы елларда балалар бакчасында кече тәрбияче, пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыккан авылдашыбыз. Газизә апага картлык көнендә сәламәтлек, балаларының, оныкларының шатлыкларына куанып, аларның кадер-хөрмәтенә уралып яшәвен телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев