Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Барысы да үзеңнән тора: эшлә, яшьнә, тырыш

Комсомолец поселогында гомер итүче Әлфия апа Гыйматдинова турында берничек тә инвалид дип әйтергә тел әйләнми. 2008 елда аны инсульт аяктан егып, колакларына зыян сала. Хәзер исә Әлфия апа группада, ләкин моңа карамастан бер дә төшенкелеккә бирелми. Яраткан гаиләсе янында көне буе мәш килеп йөри.

Әлфия апа үзе матур да, киң дә Татарстаныбызның гүзәл, яшеллеккә күмелгән Лениногорск якларыннан. Кечкенә чагыннан ук Әлфия бик шаян, шук, тиктормас булып үсә. Аның чаялыгына Ильяс исемле егет гашыйк була. Күп тә үтми алар өйләнешәләр. Бу 1979 ел була. Яшь гаилә Комсомолец поселогына күченеп килә. Монда Әлфия апа нинди генә эштә эшләми, нинди генә шөгыль үзләштерми. Комсомолец поселогындагы совхозда зоотехник та, поселок ашханәсендә пешекче булырга да өлгерә.
- Урак өстендә диңгездәй киң кырларга чыгып китүебез хәзер дә истә. Комбайнчыларны, кыр хезмәтчәннәрен ашатырга бара идек - үзенә күрә игелекле гамәл иде, - дип сөйли Әлфия апа ул еллар хакында.
Бүгенге көндә дә куллары эштән арынмый аның. Йортында яраткан сыеры Малкае бар, үгезләре дә бер юаныч булып тора. Өйдә исә кул эшләре белән шөгыльләнә: искиткеч матур итеп роза чәчәкләре, шәл, сырма-свитерлар бәйли.
- Роза чәчәкләрен бәйләргә мине поселогыбыздагы «Родник» клубы җитәкчесе Тамара Петрова өйрәтте. Мин аларны төрле җепләрдән бәйлим, матур чыга алар. Бәйлим дә, ничектер, тынычланган шикелле булам. Бу шөгыльгә кечкенә оныгым Ангелинаны да өйрәттем. Бергәләшеп бәйлибез аның белән, - дип сөенечен белдерде әңгәмәдәшем.
Кыш көне балаларына, туганнарына дип кием әйберләре бәйләргә җыена Әлфия апа. Моның өчен күп итеп җепләр алып куйган. Өйдәгеләрен көн саен тәмле-тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Ул кабартмалар, чәкчәк, бәлеш, өчпочмаклар, тәмле каймак, эремчекләр дисеңме - барысы да бар. Гаиләсе дигәннән, Әлфия апа бу яктан аеруча бәхетле. Янында яраткан ире Ильяс белән һәрвакытта ярдәмгә килерлек улы Илназ бар. Олы кызы Фиалка инде кияүдә, V сыйныфта укучы Ангелина исемле кызы бар. Алар да шушы поселокта яши.
- Әлфия - ул гаҗәеп кеше. Шундый ягымлы, тормыш сөючән, актив, аралашучан. Күптән түгел генә оештырылган район спартакиадасында катнашып, кул көрәше буенча (армрестлинг) I урын алды, - дип мактады аны поселокның инвалидлар оешмасы рәисе Надежда Галицкая.
Әлфия апа белән сөйләшкәндә аның уңганлыгына, булганлыгына, өлгерлегенә сокланып утырдым. Йортларында булган бөтен техниканы да егәрли ала икән ул: җиңел машина дисеңме, мотоциклмы, трактормы - барысы белән идарә итә.
- Бөтен хәбәрләрне, илдә генә түгел, районыбызда булган яңалыкларны газеталар аша укып беләм мин. Алар минем аерылмас дусларым. Күршеләрдән дә уңдым, алар белән дә аралашабыз. Надежда Владимировна да яныма еш керә (Галицкая - ред. иск.), - дип сөйләде Әлфия апа.
Безнең арабызда шундый киң күңелле, үтә дә тырыш кешеләр булу, әле алай гына да түгел, алар белән аралашу үземә дә рәхәтлек алып килә. Әңгәмәбез ахырында Әлфия апа:
- Гаделсезлекне, көчсезлекне җенем сөйми, шуңа да мин бөтен эшемне вөҗданым кушканча намус белән башкарырга тырышам, балаларымны да шуңа өйрәттем. Инвалид бит мин, әмма миңа моны тиешләр, минем шуңа хакым бар дип, бер дә зарланып йөрмим. Тормыш ул үзеңнән тора. Тырышсаң, булдырам дисәң - барысы да булачак. Гаиләм булганга шөкер итәм, балаларыма куанам. Моннан тыш бертуган сеңлем Раушания дә гел булышып тора, ярдәм итә. Бәхет түгелмени бу? - ди ул.
Әлфия апа турында район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Гөлфидә Гыйниятуллинаның фикере белән дә кызыксындым:
- Бер дә чирлим дип утырмый, эш эшләп үзен генә түгел, якыннарын да куандыра бит. Шундый көчле рухлы, ихтыярлы кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Аерым-аерым сөйләрлек, сокланып язарлык андый кешеләр байтак әле районда, - диде ул миңа.
Язмамны танылган җыр сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Нәкъ менә Әлфия апага багышлап язылган диярсең: «Яшәргә икән, яшәргә, үзеңне җәлләмичә. Безгә диелгән гомерләр, түгел бит әллә ничә...».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге