Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Авылга яшь белгечләр кирәк», – ди фельдшер Марат Йосыпов

Газетабыз битләрендә авылга кайтып төпләнгән яшь белгечләр турында язуыбызны дәвам итәбез. Алар шәһәрдә укуларын тәмамлап, туган авылларына кайтып, халыкка хезмәт итәләр. Шундый яшьләребез чын-чынлап горурлык уята. Бүгенге сүзем дә Сосновый Бор поселогында фельдшер булып эшләүче Марат Йосыпов турында.

Марат безне ачык йөз, матур елмаюы белән каршы алды. Ипләп кенә, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә генә хас булган сабырлык белән үз тормыш юлын, яраткан һөнәре турында сөйләп китте.
- Тумышым белән мин Минзәлә якларыннан. 1987 елда Сосновый Бор поселогына күченеп килдек. Биредә балалар бакчасында тәрбияләндем, Кнәз урта мәктәбедә укыдым. Химия, биология фәннәрен аеруча ярата идем. Шуңа да XI сыйныфны тәмамлау белән кайда укырга керергә дип аптырап тормадым. Минзәлә медицина көллиятенең «Лечебное дело» бүлеген тәмамладым. 4 ел уку дәверендә безне төрле җирләргә, төрле больницаларга практикаларга җибәрә иделәр, мин исә әкрен генә үзем тәҗрибә дә туплый башладым, - ди миңа әңгәмәдәшем.
Марат Сосновый Бор поселогының фельдшер-акушерлык пунктында 2007 елдан бирле эшли. Белемнәрен ныгыту һәм яңа һөнәр алу максатыннан 2011 елда махсус гирудотерапия (сөлекләр белән сәламәтлекне ныгыту) курслары үтә.
- Ул елларда Чаллыга Мәскәүнең халыклар дуслыгы институтыннан белгечләр килеп, теләге булганнар өчен ярты еллык уку оештырганнар иде. Минем медицина өлкәсендә белемем булганлыктан, озак уйлап тормадым, укуга бирелдем. Хәзерге көндә исә авыруларны сөлек куеп та дәвалыйм. 2012 елда үземнең бизнесны ачып жибәрдем. Бүген исә без авыл халкыннан тыш шәһәрдән һәм якын-тирә районнардан килгән кешеләргә массаж, сөлек кую, солярий кебек хезмәтләр күрсәтәбез. Уңышлы гына чәчтарашханәбез дә эшләп килә, - дип шаккаттырды мине Марат.
Булган, тырыш кеше бар яктан да камил була диләр. Марат исә ирешелгән уңышларыннан канәгать калмыйча, 2013 елда читтән торып, социаль-юридик институтка укырга да керә. 5 елдан аның персонал белән идарә итү менеджеры һөнәре буенча югары белеме дә булачак.
- 2014 елда Минзәлә кызы, белеме белән шулай ук шәфкать туташы булган Ләйсән исемле кыз белән гаилә корып җибәрдек. Озакламый кызыбыз Рената туды. Тормыш иптәшем бүгенге көндә массажистка булып эшли. Гаиләбез тату, матур, әнием дә безнең белән бергә яши әле, - ди Марат.
Эше бик тынгысыз булуына карамастан, Марат актив тормыш һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Кыш көне чаңгыда, җәйләрен велосипедта йөри икән.
- Безнең поселокта яшьләрнең күп булуы мине шатландыра. 2014 елда Сосновый Борда 19 бала дөньяга килде. Монысына да сөенәм. Алар барысы да безнең ФАПка беркетелгән, кирәк булганда, дәвалау чаралары да үткәрәбез. Поселокта яңа өйләр төзиләр, җир сатып алалар. Гөрләтеп яшәргә тырышалар. Яңа балалар бакчасы да төзелер дип көтелә. Кызыбыз шунда йөри башлар дип торабыз, - дип йомгаклап куйды әңгәмәдәшем.
Сосновый Бор поселогының ФАП мөдире Альбина Гыйләҗева белән дә сөйләшеп алырга җитештем.
- Маратның үз эшен белеп, тырышып эшләгәненә сокланам. Әлбәттә, көллият тәмамлап эшкә килгәндә, тәҗрибәсе аз иде, тырышлык белән күп нәрсәләргә өйрәнде. Хәзер исә ул менә дигән белгеч, хезмәтен намус белән башкара, - диде Альбина Равилевна.
Әйе, авылларга яшь белгечләрнең килүе, гаилә корып, анда тамыр җәюләре - куанычлы хәл. Күбрәк булсын иде андыйлар. Бу - авылларның киләчәге бар дигән сүз. Газетабыз битләрендә алар турында язуны дәвам итәчәкбез. Безнең белән калыгыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең яшьләр

2
X