Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Авыл тормышын яратып, хезмәтеннән тәм табып яши

Авылның язмышы, анда яшәүче кешеләргә барып тоташа. Чыннан да, уйлый калсаң - шулай. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Көне-төне диярлек, яңгырда да, кышкы бураннарда да алар үз хезмәтләрен намуслы башкаручы һөнәр ияләре. Аларның язмышлары, хезмәт юллары турында күбрәк беләсе килә. Бүгенге язманың герое - «Кама» агрофирмасының «Теләнче Тамак» бүлекчәсе...

Рафис Закиров турында беренче тапкыр гына язуыбыз түгел. Бертуган абыйсы Рамил Закиров кебек ул да үзләре эшләгән «Кама» агрофирмасының алдынгы механизаторы. Рафис абый белән без бу атнаның сишәмбе көнендә очраштык. Яңгырлы, салкын көн иде. Шуңа карамастан, басуда җир сөрүдә иде ул. Минем сәламемә каршы килешкә үк:

- Авыл хуҗалыгы шундый инде ул, яңгыр, кар дию юк, һәрвакыт эштә булуың кирәк, - дип елмайды.

Теләнче Тамак авылында туып, шушы авылның чишмә суларын эчеп үскән Рафис Авис улын язмыш авыл тормышы өчен яраткан, күрәсең. Әтисе Авис абыйның гомере буе авылда яшәп, механизатор булып эшләве дә Рафис абыйга йогынтысын ясамый калмагандыр.

- Шәһәр тормышына никтер кызыкмадым. Шәһәрдә торыр кеше булсам, күптән инде анда фатир алып, тормышымны шул көйгә корган, җайлаштырган булыр идем. Әтием белән әнием Фәүзия гомере буе шушы авылда яшәп, эшләгән кешеләр. Без, өч туган: өлкәнебез Фирдәвес (хәзер вафат инде), уртанчы абыем Рамил һәм мин аларның сукмагыннан киттек. Өчебез дә авыл хуҗалыгы тармагында һөнәр сайладык, - дип сөйли Рафис Закиров.

Мәктәп бусагасыннан атлап чыгу белән Рафис абый ике ел авылда эшли, аннары армия сафларына алына. Германиядә дә техникадан аерылып тормый. Механик булып, машиналар тирәсендә кайнаша, үз хезмәтен анда да күнегелгәнчә, җиренә җиткереп башкара.

Яраткан шөгыле артында чит җирдә хезмәт тиз үтеп китә. Туган якларга кайтып төшкәндә җитдиләнгән, чыныккан егет кул кушырып утырмый. Чаллыдагы «Сельхозхимия» оешмасына эшкә кереп, биредә унбиш еллап эшли. Шулай да авыл үзенекен итә. Армиядән соң авылда калган абыйсы Рамил янына эшкә килә, 2007 елдан «Кама» агрофирмасының «Теләнче Тамак» бүлекчәсендә механизатор булып эшли. Ике бертуган берсен-берсе уздырып хезмәт куя, сынатмыйлар. Ел саен диярлек аларның исемнәре телдән төшми, район Сабантуйларында аларны кыр батырлары буларак билгелиләр.

Рафис Закиров үзен бәхетле кешегә саный.

- Тормышымнан уңдым мин. Күңелгә яткан эшем, ныклы терәгем булган гаиләм бар. Тагын ни кирәк?

Чыннан да, хәләл җефете Рәмзия ападан, гаиләсеннән нык уңды ул. Бер авыл җирлегендә яшәп, бер-берсен кечкенәдән үк белеп үскән Рафис абый белән Рәмзия апа яшьлек хисләре белән язмышларын кушып, менә дигән гаилә корып җибәргәннәр. Илнар һәм Илназ исемле ике улларын тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде оныклар сөяләр.

- Рәмзия авылыбыздагы тернәкләндерү мәктәбендә тәрбияче булып эшли. Улларым Чаллыда эшли. Өч оныгыбыз бар. Әле менә, Алла боерса, дүртенчесен көтәбез. Кече улым Илназ гаиләсе белән бездә яши. Монысы да безнең өчен зур сөенеч, юанычыбыз булып тора. Эштән соң бергә аш өстәле янында очрашып-күрешү, бергә буш вакытны уздырудан да рәхәт, күңелле хәл юктыр ул, - дип яратып сөйли гаиләсе турында Рафис абый.

Аннары буш вакытларында гаиләсе белән аралашудан тыш, Рафис Авис улы компьютерларны сүтеп-җыярга, аларны төзәтеп, мәш килергә ярата икән. Әлеге шөгылен көлеп кенә искә алды ул.

- Төп эшем, күңелгә ятканы менә шул инде - җирдә эшләү. Яңадан яшәргә туры килсә дә башка тормышны сайламас идем. Авылымны, сайлаган һөнәремне бернигә дә алыштырасы килми.

Рафис абыйның әлеге сүзләрен янә бер сокланып тыңладым. Туган авылын чын күңелдән яратучы җир кешесе шундый буладыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев