Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Андыйлар күбрәк булсын иде

Халыкара Хатын-кызлар көне якынлашып килгәндә тормышыбызга ямь өстәүче, изге күңелле хатын-кызлар турында сөйлисе, аларга ихтирам-хөрмәт хисе белдерәсе килә. Авылларыбызда бар әле юмарт, киң күңелле, тирә-яктагыларга гел изгелек кенә кылып яшәргә омтылучы гүзәл затлар. Андыйлар белән аралашканда күңел офыгың киңәеп киткәндәй була, кешеләргә яхшылык эшлисе килү теләге уяна.

Безнең Аулаш авылы зур түгел. Бүген инде анда, башлыча, күпне күргән, күпне кичергән, бала вакыты, үсмер чагын сугыш уты көйдергән өлкән яшьтәге кешеләр яши. Киң күңелле, күркәм холыклы, ярдәмчел, кешеләргә зур хөрмәт белән карый торган Мария Яппарова аларның һәркайсына ихтирамлы. Биредә туып-үскән, биредә гомер кичерә ул. Һәр эшкә өлгер, үтә тере, хәрәкәтчән кыз булган ул. Бик иртә, мәктәптә укыганда ук, өлкәннәрнең кул арасына керә башлаган. Яшьтән эшләп үскәнгәдер, нинди генә эшкә алынмасын, кем әйтмешли, кулында ут уйната. Өе һәрчак җыештырылган булыр, анда керсәң - җан рәхәте. Бакчасында ниләр генә үстерми. Мал-туар ярата, ә ул пешергән ак күмәч, камыр ашлары авызда эреп китәрлек. Андыйлар турында сокланып, «уңган хатын, кирәк булса, кылны кырыкка ярыр» диләр.
Мария Ивановнаның ишекләре кунаклар, яхшы күңелле кешеләр өчен һәрвакыт ачык. Йомышы төшкән кешегә ярдәм кулы суза, киңәшләрен бирә. Шатлыклары булса да, кайгы-хәсрәт килсә дә, кешеләр аның янына ашыга. Чөнки ул һәр кешене тыңлый, аңлый, хәленә керә, һәркем белән уртак тел таба.
Мария Яппарова өлкән яшьтәге авылдашларына олы хөрмәт белән карый. Аларның кайберләре 90 яшьтән узган, җылы сүзгә, яхшы мөнәсәбәткә мохтаҗ. Үзенең әнисе Евдокия Алексеевна да 90га җитеп килә. Авыр сугыш елларын, аннан соңгы ачлыкны кичергән, тәмам бөлгән авылны торгызуда көнне-төнгә ялгап эшләгән. Шул шартларда улы белән ике кызын үстергән. Кызы Мария күңеленә иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын иңдерә алган ул.
Шунысын да әйтәсе килә, Мария Ивановна булдыра алган кадәр Иштирәк мәктәбенә булыша. Мәктәп җитәкчелеге аңа берничә тапкыр рәхмәт белдерде.
Без хөрмәтле Мария Ивановнаны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәт булып, гел шулай изгелекләр кылып, озын-озак гомер кичерүен телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылым, кешеләрең синең

2
X