Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы бодай чәчә башладылар

"Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренә узган атнада керештеләр. Бүгенге көнгә кырларда дым каплату, 100 гектарда арышны тукландыру эшләре, чәчү җирләрен культивацияләү тәмамланган. Бүген исә фермер язгы бодай чәчүгә керешкән. 350 гектарда игеләчәк язгы бодайны чәчү эшендә биш кеше катнаша: механизатор Газыймҗан Мостафин МТЗ 1221 тракторында чәчү агрегаты белән эшли,...

"Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренә узган атнада керештеләр. Бүгенге көнгә кырларда дым каплату, 100 гектарда арышны тукландыру эшләре, чәчү җирләрен культивацияләү тәмамланган. Бүген исә фермер язгы бодай чәчүгә керешкән. 350 гектарда игеләчәк язгы бодайны чәчү эшендә биш кеше катнаша: механизатор Газыймҗан Мостафин МТЗ 1221 тракторында чәчү агрегаты белән эшли, Илнар Гыйләҗев һәм Фәрһәт Хәсәнов чәчкечкә орлыгын, ашламасын салып тора, Илдар Заһидуллин орлык чәчелгән җирне МТЗ-82 тракторында катоклый.
Чәчкәнче орлык авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртелгән, орлыкны ашлык үсешенә уңай йогынты ясаучы "Нагро" препараты кушып чәчәләр. Чәчү вакытында 1 гектарга 220 килограмм исәбеннән минераль ашламалар да кертелә. Хуҗалыкта чәчкечләргә орлык, ашлама төяү тулысынча механикалаштырылган, дип хәбәр итте фермер Минталип Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев