Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыюны тизләтергә кирәк

(Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 августка алынды) Хуҗалыклар Барлык бөртеклеләр План, га Теземнәргә салынган, га Суктырылган Уңыш ц/га Чаллы яшелчәсе 1570 600 600 25,1 Гигант 1010 430 315 33,6 Камский 970 380 380 23,2 Алмаз 440 195 185 22,4 Тукай азык-төл. корп. 3931 518 268 15,0 Биклән...

(Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 августка алынды)

Хуҗалыклар

Барлык бөртеклеләр

План,

га

Теземнәргә салынган,

Реклама

га

Суктырылган

Уңыш ц/га

Чаллы яшелчәсе

1570

600

600

25,1

Гигант

1010

430

315

33,6

Камский

970

380

380

23,2

Алмаз

440

195

185

22,4

Тукай азык-төл. корп.

3931

518

268

15,0

Биклән

962

250

250

21,6

Ярыш

1563

430

200

23,5

Сәйдәшев ис.

3646

405

405

23,4

Ирек

1018

0

0

-

А/ф Кама

20302

3624

3437

26,0

Кама Бекон

7172

1635

1635

23,0

Вилданов КФХ

1747

500

500

18,5

Калган КФХ

4557

100

100

17,0

Район буенча

49988

9167

8375

24,1

Дүшәмбе көнне район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев урып-җыю темпларын арттыру кирәклеген әйтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов көн кадагындагы урып-җыю темасына чыгыш ясады. Ул барлык хуҗалыкларның уракка техник яктан әзерлеген уңай бәяләде. Шул ук вакытта район буенча урып-җыюның әкрен баруын да билгеләп үтте. «Эш темплары әлегә канәгатьләнерлек түгел. Көн саен 2 мең гектар җирдән бөртек җыеп алынырга тиеш. Аеруча көзге культураларны тиз арада югалтуларсыз җыеп алырга кирәк»,- диде Хәйдәр Сабитов.
Идарәдән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 5 августка район басуларында 49988 гектардагы бөртеклеләрнең 9167 гектары теземнәргә салынган, 8375 гектары, ягъни 17 проценты суктырылган, гектардан уртача уңыш 24,1 центнер тәшкил итә. Һава шартлары игенчеләрне ашыктыра. «Кама» агрофирмасы - 2030 гектарның 17 процентында, «Чаллы яшелчәсе» - 1570 гектарның 38 процентында, «Тукай азык-төлек корпорациясе» 3931 гектарның 7 процентында игеннәрне суктырып алдылар. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлардан соң көннәр аяз торган мәлдә урып-җыю эшен арттыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак уңыш

2
X