"Кама" агрофирмасы кырларында игенне ут кабудан саклап калдылар(видео)
Районыбыз игенчеләренә бик катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Бүген "Якты юл" газетасы хәбәрчесе " Кама" агрофирмасының Яңа Бүләк авылы янындагы басуында моңа шаһит булды. Камылга капкан утны дискатерлы тракторлар ярдәмендә генә җирне сөреп сүндерделәр. Бик коры һәм эссе көннәр тору сәбәпле, мондый хәлнең теләсә кайсы хуҗалыкта кабатлануы мөмкин. Район һәм...
Районыбыз игенчеләренә бик катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Бүген "Якты юл" газетасы хәбәрчесе " Кама" агрофирмасының Яңа Бүләк авылы янындагы басуында моңа шаһит булды. Камылга капкан утны дискатерлы тракторлар ярдәмендә генә җирне сөреп сүндерделәр. Бик коры һәм эссе көннәр тору сәбәпле, мондый хәлнең теләсә кайсы хуҗалыкта кабатлануы мөмкин. Район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге урып-җыю вакытында кырларда янгын куркынычсызлыгына аерым игътибпар итүне сорый. Ә игенчеләрне һәм район халкын мондый шартларда уяу сак булырга өндиләр. Чөнки ваемсыз рәвештә ташланган бер тәмәке төпчеге дә күз ачып йомганчы тулы бер иген кырының янып бетүенә сәбәпче булырга мөмкин.
Хәбәрчебез төшереп алган видеоязманы сезненң игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев