«Тукай азык-төлек корпорациясе»: яңалыкка йөз белән
«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә терлек асрауда цифрлы программаларны быел март аеннан куллана башладылар: сыер маллары белән идарә итү, үрчетү һәм ашату компьютер ярдәмендә оештырыла. Күптән түгел шушы хуҗалык базасында терлекчелектә цифрлаштыруны гамәлгә кертүгә багышланган республика семинары узды.
Республиканың якын-тирәдәге ун районыннан килгән белгечләр «Тукай азык-төлек корпорациясе» фермаларында эшнең компьютер ярдәмендә алып барылуын күрделәр. Семинар «Цифрлы идарә итү ни өчен кирәк?» дигән сорауга җавап табарга булышты.
«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә барлыгы 1267 баш мөгезле эре терлек асрала, шулардан 410 башы – сыер малы. Хуҗалык җитәкчесе Сергей Полынкин сөйләвенчә, цифрлау системалары савым сыерларны асрауда кулланыла. Нәтиҗәсе күренә: савым күләме дә, нәселле терлекләр саны да арта, ди ул. Цифрлы программа ярдәмендә терлек азыгын рациональ куллану шулай ук экономия ясау мөмкинлеге бирә. Сергей Александрович, җитәкче буларак, хуҗалыкта белгечләрнең эшен күзәтү, фермадагы эш барышын анализлап тору мөмкинлеген үзе өчен уңай бәяли.
Нәрсә соң ул система? Ул, гади итеп әйткәндә, компьютерга кертелгән махсус программа ярдә-мендә фермадагы эш белән идарә итү. Әлеге хуҗалыкта март ае азагыннан «DC 305» дигән программаны кулланалар. Аны кертер алдыннан бер атна дәвамында «Тукай азык-төлек корпорациясе»нең сөтчелек комплексы тулы аудит узган.
Сыер көтүе белән идарә итүне алыйк. Программада һәр малның ничек яшәве, хәрәкәтләнүе, күпме сөт бирүе исәпкә алынып бара. Кайчан үгез соравы, каплатылуы, буазмы-юкмы икәнлеге, ташлануы – барысы да күренә. Әйтик, сыерның температурасы күтәрелә икән, ветеринария фельдшеры мониторда яки үз смартфонының дисплеенда моны күреп ала һәм кичекмәстән сәбәбен ачыклый. Җилене шешеп киткән булса, маститка әйләнмәсен өчен тизрәк чара күрә. Ә маститны дәвалау 1500-2500 сумга төшә бит. Авыру сыерның сөте дә яраксыз, димәк, савым күләме кими. Җыеп әйткәндә, малның халәтен күзәтеп-белеп тору чыгымнарны һәм югалтуларны булдырмый калырга ярдәм итә.
Мал үрчетүне конт-рольдә тоту системасын алыйк. Фермада сыерлар арасында йөргәндә генә аларның кайсылары үгез сораганын күреп бетерү мөмкин булмас иде. Ә цифрлы технология ярдәмендә моны ачыклау җиңелләшә. «Тукай азык-төлек кор-порациясе»ндә 130 баш сыер «Smaxtec» дигән система буенча күзәтелә. Мәгълүмат малның тәнендәге (бу очракта ашказанында) махсус «датчик» аша алына. Сыерны вакытында орлыкландыру исә мал санын арттыруда отышлы. Сыерның эчендәге яралгының үсүен УЗИ ярдәмендә күзәтеп торалар. Зоотехник, ветеринария белгечләре башкарырга тиешле һәм башкарган эшләр дә системада күренеп тора.
Октябрь ае башыннан «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә малларны ашату шулай ук программага салынган. Моның өчен кирәкле җиһазлар алынган. Азык компонентлары, составлары өйрәнелгән. Азык әзерләүдә ике «Триолет» миксеры эшли. «Пенсильвания иләге» ярдәмендә азыкның составы, кушылмалар күләме күзәтелә. Кирәк булса, үзгәртелә. Ашатуга күзәтчелек итү «Feed Net» системасы аша алып барыла. Азыкның кайсы корпуста кайчан таратылуы да күзәтелеп тора. Сыер алдында күп-месе артып кала? Иртәгесе көнгә ничек итеп, күпме бирергә? Система боларны үзе ачыклый һәм кирәгенчә төзәтә.
Яңалыклар югалтуларны киметеп, продукция җитештерү күләмен арттыру өчен кертелә.
2021 елда терлекләрне мәҗбүри рәвештә идентификацияләү турындагы Законның гамәлгә керүе көтелә. Идентификация үткәрелергә тиешле терлекләр исемлегенә барлык авыл хуҗалыгы маллары, йорт хайваннары, кыйммәтле мехлы җәнлекләр, бал кортлары һәм балыклар керә. Һәр терлеккә уникаль номер билгеләнә.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев