Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта быел да көлтә бәйрәмен үткәрделәр

«Быел уракта барлыгы 114 комбайн эшләячәк. Комиссия белән бергә хуҗалыклар буенча йөреп, техниканы тикшереп чыктык. Эш барышында вак-төяк кимчелекләр ачыкланса да, бүгенге көндә район механизаторлары әлеге җитешсезлекләрне бетереп, комбайннарны тулысынча сафка бастырды», - ди районның техника куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Ильяс Гыйлаев. Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсендә уракка әзерлек буенча беренче урынны «Гигант»...

Район игенчеләре техника әзерләү белән генә чикләнеп калмады. Хуҗалыкларда уракка төшүгә багышланган бәйрәм чаралары да узды. Шундыйларның берсе - чәршәмбе көнне Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта үткән көлтә бәйрәме. Ел саен бик зурлап, күңелле итеп уздырылучы әлеге әһәмиятле чарада үзешчән артистларыбыз игенчеләрне иң матур җыр-биюләре белән сөендерделәр. Шулай ук ул көнне техниканы да сынап алырга, эшкә кагылышлы мәсьәләр турында да сөйләшеп алырга җитештеләр.
Бәйрәм матур мөселман гадәте буенча авылның дин әһеле Илдархан аганың хәер-фатихасыннан башланып китте. Аннары район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, Иске Абдул җирлеге башлыгы Резеда Сафина игенчеләргә матур теләкләрен җиткерделәр, уңыш теләделәр. Клара Хөсәенова җитәкчелегендәге Иске Абдул авылының «Асылъяр» фольклор ансамбле чыгышы исә һәммәсенең дә күңелен күтәреп, бәйрәмне тагын да җанландырдып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көлтә бәйрәме