Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сабан, азык культуралары, шикәр чөгендере чәчәләр

6 майга авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 25 мең гектардагы уҗым, һәм күпьеллык үләннең 18 мең гектары тукландырылган, эшкәртеләсе 82 мең гектар җирнең 77 меңендә дым каплату, тырмалау эшләре тәмамланган диярлек. Хәзерге вакытта хуҗалыклар сабан культураларын чәчү белән мәшгульләр. Бу вакытка планга салынган 36 гектар сабан культураларының...

6 майга авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 25 мең гектардагы уҗым, һәм күпьеллык үләннең 18 мең гектары тукландырылган, эшкәртеләсе 82 мең гектар җирнең 77 меңендә дым каплату, тырмалау эшләре тәмамланган диярлек. Хәзерге вакытта хуҗалыклар сабан культураларын чәчү белән мәшгульләр. Бу вакытка планга салынган 36 гектар сабан культураларының 8 мең 200 гектарында арпа, 2 мең 500 гектарда борчак, вика, язгы бодай чәчәләр. 10 мең гектарга чәчеләсе азык культурасы 2 мең гектар чәчелгән. "Әшрәфуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында 20 гектар иртә өлгерүче бәрәңге утыртылган, "Кама" агрофирмасы 2 мең 572 гектарга чәчеләсе шикәр чөгендеренең 550 гектарына орлык салган. Район буенча чәчүдә җәмгысы 53 чәчү агрегаты эшли. "Чаллы яшелчәсе" (барлык чәчү мәйданынң 42 процентын чәчеп чыккан), "Алмаз" (48 процент), "Кама Бекон" (32 процент) - алдынгылар рәтендә. "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Биклән", "Ярыш" хуҗалыклары да алардан калышмый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X