Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда урып-җыю 65 процентка башкарылган. Иркен суларга вакыт юк

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 сентябрьгә бөртеклеләрнең 65 проценты, ягъни барлык 49288 гектардагы игеннәрнең 32456 гектары суктырылган. Ялларда яуган көчле яңгырларга карамастан, дүшәмбе көнне иген киңлекләренә чыгучылар булган. «Кама Бекон», «Ярыш», «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре язгы бодай суктыруга төшкәннәр. Ә менә «Биклән», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыкларына...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 сентябрьгә бөртеклеләрнең 65 проценты, ягъни барлык 49288 гектардагы игеннәрнең 32456 гектары суктырылган. Ялларда яуган көчле яңгырларга карамастан, дүшәмбе көнне иген киңлекләренә чыгучылар булган. «Кама Бекон», «Ярыш», «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре язгы бодай суктыруга төшкәннәр. Ә менә «Биклән», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыкларына комбайннарны гаражда калдырырга туры килгән. Биклән, Бәтке авыл җирлекләрендә яуган көчле яңгырлар эшләргә ирек бирмәгән. Сишәмбе көнгә исә әлеге хуҗалыклар да районның башка предприятиеләре белән бергә иген кырларына төшкән. Моннан кала «Чаллы яшелчәсе»ндә кәбестә, аш чөгендере уңышын җыю эше бара. Шулай ук биредә һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бәрәңге алуга әзерләнәләр: хуҗалык эшчеләре бәрәңге сабагын чабу белән мәшгуль.
- Көненә без план буенча игенне 1500 гектардан да ким җыеп алмаска тиеш. Ләкин әлегә һава шартлары аркасында планны үтәп бару авыр. Тагын 17000 гектардагы бөртекне җыеп аласыбыз бар. Явым-төшем булмаганда, әлеге игенне җыеп алу өчен ике атнага якын вакыт кирәк. Ләкин, һәр мөмкинлектән файдаланып, игеннәрне мөмкин булганча кыска вакыт эчендә җыеп алырга өметләнәбез, - дип аңлатты хәлне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.
Урып-җыю белән бергә әлеге вакытта җирне сөрү эшләре дә бара. Бүгенге көндә сөреләсе барлык мәйданнарның 16850 гектарына төрән кергән. Көзге чәчүгә килгәндә, ул әлегә сүлпән бара. 2 сентябрьгә районда барлыгы 5000 гектар җиргә орлык төшкән дип хәбәр иттеләр, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак – 2014