Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Ирек” хуҗалыгында тракторлар ремонтлыйлар

Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча барлык хуҗалыкларда да техниканы ремонтлау тәмамланган дияргә була. Чәчү башлангач та кырга чыгарга әзер торучы алдынгылар рәтендә - "Гигант", Чаллы Яшелчәсе", "Тукай азык-төлек корпорациясе", Сәйдәш исемендәге хуҗалыклар. Алар арасында булган "Ирек" җитештерү кооперативында да тагылмалы һәм башка төр техниканы ремонтлау күптәннән тәмамланган. Хәзерге вакытта иреклеләр,...

Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча барлык хуҗалыкларда да техниканы ремонтлау тәмамланган дияргә була. Чәчү башлангач та кырга чыгарга әзер торучы алдынгылар рәтендә - "Гигант", Чаллы Яшелчәсе", "Тукай азык-төлек корпорациясе", Сәйдәш исемендәге хуҗалыклар. Алар арасында булган "Ирек" җитештерү кооперативында да тагылмалы һәм башка төр техниканы ремонтлау күптәннән тәмамланган. Хәзерге вакытта иреклеләр, чәчү башалангачы дип, тракторларын янә бер тикшереп, майлап, вак-төяк төзәтү эшләре белән мәшгульләр. "Техникабыз чәчүгә күптән, көздән үк әзер инде. Әлеге вакытта без аларны тагын бер кат карап, тикшереп кенә чыгабыз. Запас частьләргә авырлык кичермибез. Шуңа күрә дә хуҗалыгыбыздагы 17 трактор, 7 культиватор, 3 чәчү агрегаты һәм башка төр тагылмалы техниканың һәрберсе тәртиптә һәм төзек. Әлеге эшләрнең һәммәсен башкарган эшчеләребезгә дә хезмәт хакларын вакытында, айныкын-айга түләп барырга мөмкинлегебез бар", - дип хәбәр итте "Ирек" җитештерү кооперативының баш хисапчысы Фәрит Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев