Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларда бәрәңге утырталар

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында сабан культураларын чәчү белән бергә «икенче икмәк» утырту белән мәшгульләр. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында «невский», «гала» сортлы бәрәңгене 63 гектарда утырту эше бара. - Бәрәңгене соңгы гектарларда утыртабыз, ә менә кәбестә, чөгендер утырту әле бара, - диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында...

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында сабан культураларын чәчү белән бергә «икенче икмәк» утырту белән мәшгульләр. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында «невский», «гала» сортлы бәрәңгене 63 гектарда утырту эше бара.

- Бәрәңгене соңгы гектарларда утыртабыз, ә менә кәбестә, чөгендер утырту әле бара, - диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында да 60 гектар бәрәңгенең инде 40 гектарын утыртканнар. Быелгы җәйдә фермер биләмәләрендә «зекура», «ароза» сортлы ак һәм кызыл бәрәңге үсәчәк.

Реклама

- Бәрәңгене бер атна элек утырта башладык. Явып үткән яңгырлар гына эшне тоткарлый, - диде сишәмбе көнне фермер Минталип Миңнеханов.

«Шилнә» җитештерү кооперативында исә бәрәңге бу язда 150 гектар җирдә игелә. Әлеге эшкә хуҗалык хезмәтчәннәре 7 майда ук алынган булганнар. Бу вакытка «Шилнә»дә 80 гектар «икенче икмәк» утыртылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында бәрәңге утырту

2
X