Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эрик Сәхәбиев 378 гектарны берүзе тырмалады

Соңгы көннәрдәге яңгырлар язгы кыр эшләрен беразга тоткарласа да, игенчеләрнең күңеле күтәренке. 20 елдан артык бөртеклеләрнең элиталы сортларын үрчетү, игү һәм сату белән шөгыльләнүче "Ирек" җитештерү кооперативы механизаторлары якты, кояшлы көннәрдә иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып кермәделәр. Хуҗалыкның баш хисапчысы Фәрит Хөсәеновтан әтиле-уллы Вафир һәм Эрик Сәхәби-евларның уңышлары белән кызыксынам....

Соңгы көннәрдәге яңгырлар язгы кыр эшләрен беразга тоткарласа да, игенчеләрнең күңеле күтәренке. 20 елдан артык бөртеклеләрнең элиталы сортларын үрчетү, игү һәм сату белән шөгыльләнүче "Ирек" җитештерү кооперативы механизаторлары якты, кояшлы көннәрдә иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып кермәделәр. Хуҗалыкның баш хисапчысы Фәрит Хөсәеновтан әтиле-уллы Вафир һәм Эрик Сәхәби-евларның уңышлары белән кызыксынам. Мин аларны машина-тракторлар паркында техника әзерлеген тикшергән көнне фоторәсемгә төшереп алган идем. "Эрик үзенең МТЗ- 1221 тракторы белән беренчеләрдән булып басуга чыкты. Бүген ул берүзе ике чәчү агрегаты артыннан чәчелгән җирләрне катоклап бара. Эрикның әтисе Вафир Раиф улының тракторы да иртә таңнан караңгыга кадәр эштә. МТЗ-80 тракторы белән чәчү агрегатларына ашлама, "КамАЗ" автомашинасы белән орлыклар чыгара Вафир Раиф улы. Бик тырыш гаилә. Хәзер куәтле ДТ-75 тракторында арпа чәчүдә эшләүче әтиле-уллы Рафаиз һәм Илгиз Мөхәммәтдиновлар, механизаторлык стажы 30 елдан арткан Рафаэль Бикмөхәммәтов, Ринат Зарифуллин, яшьләребез Илфат Гарифуллин, Газинур Вафин, Рамил Сабирҗановларның да хезмәтләре мактауга лаек. Тамырлары белән җиргә береккән шушындый егетләргә карап күпләр, иң мөһиме, яшьләр кызыксына бүген авылда калырга. Механизаторларыбызның яртысыннан күбрәге - яшьләр. Гаиләләр корып, йортлар салып яшиләр, гөрләтеп эшлиләр," - диде ихлас күңелдән сөенеп Фәрит Исрафил улы. Ә чәчүгә килгәндә, орлыкчылык хуҗалыгының еллар дәвамында сынатмаган үз технологиясе, үз сроклары икәнен ассызыклап әйтте баш белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы