Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Чаллы яшелчәсе” арпа чәчүне төгәлләде

Районда кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Хуҗалыклар уҗым культураларын, күпьеллык үлән җирләрен тукландыралар, туңга сөргән һәм пар җирләрендә дым каплыйлар. Күп кенә хуҗалыклар бөртеклеләр чәчүне оешкан төстә башлап җибәрделәр. 25 апрельгә районда 1520 гектар сабан культуралары чәчелде. "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Биклән" хуҗалыклары арпа һәм солы чәчәләр. "Чаллы...

"Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖнең тирә-як төбәктә танылган орлыкчылык һәм яшелчә игү хуҗалыгы икәнен яхшы беләләр. Монда җитештерелгән орлыкны теләп алалар һәм чәчү әйләнешенә кертәләр. "Без даими эзләнүдә, яңа сортларны сынау, игү агротехникасын камилләштереп торабыз", - ди хуҗалыкның баш агрономы, республиканың атказанган хезмәткәре Василий Лысенков. Тәҗрибәле белгеч быел кырда 45енче язын каршылый, ә быелгысы аеруча үзенчәлекле. "Иң элек дымны саклауны төп бурыч итеп куйдык. Тырмалар артыннан ук чәчү агрегатлары орлыкны дымлы туфракка сала бара", - диде агроном. Культивация кулланмаганнар, бу дымны саклау ниятеннән эшләнгән. Җирне үзе сөргән, тырмалаган, үзе үк чәчкән механизатор үзе үк үстергән уңышны көзен җыеп ала. Шулай итеп, ул мул уңыш алу өчен үзен тулы җаваплы итеп сизә. Шундыйлардан Василий Сергеевич ДТ-75 тракторчылары, танылган игенчеләр Илфир Хөрмәтуллин белән Фәнис Шәвәлиевләрне атады. Алар люцерна җирен тырмалаганнан соң, арпа чәчеләсе җирдә дым каплаганнар, арпаның "нур" элиталы сортын чәчкәннәр. Чәчкечләр артыннан ук басу футбол кырыдай тигез итеп катоклана. Аны тәҗрибәле механизатор Владимир Зайцев зур төгәллек белән башкара.

Эшне тиз тоту өчен без булган көнне тагын ике чәчү агрегатын кырга чыгарганнар иде. Алар "Тимерхан" сортлы арпа чәчәләр. Былтыр шул сортлы арпаның гектарыннан 40 центнер уңыш алганнар. Быел да шуны максат итеп куялар. 214 гектарлы басуда эшләүче ДТ-75 тракторчылары Анатолий Баринов белән Рәсим Нуретдинов агрегатларын күрдек, бик тырышып эшлиләр.

Реклама

Бүгенге көндә басуларда - 11 агрегат. Алар чәчүлек җирләрен эшкәртәләр. Язын яңа МТЗ-1221 тракторына утырган, кышын сыерларны машина белән саву операторы Нәзир Хөснетдиновның, механизаторлар Альберт Шәрәфиев, Валерий Москвин, Рамис Хәкимов, Николай Черновларның дым каплауда тырышып эшләүләрен, көнгә 30-40 гектар җир эшкәртүләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чђчњ язгы кыр эшлђре

2
X