Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басуларга химикатлар керткәндә кортларны агуламагыз

Соңгы елларда басуларны пестицидлар белән эшкәрткәндә корт гаиләләрен агулау һәм үтерү очраклары еш күзәтелә. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе хуҗалык җитәкчеләреннән бу җәһәттән сак булуларын сорый.

Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен химик эшкәртү башкарылачак урынны, вакытын, ни рәвешле эшләнәчәген умартачыларга ким дигәндә өч көн алдан язма рәвештә хәбәр итү кирәк. Бу турыда шулай ук 70-11-88 телефоны аша район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсенә шалтыратып әйтү сорала. Эшкәртүнең төгәл вакыты, нинди исемдәге препарат кулланыласы, агулылык дәрәҗәсе, кортларны күпме вакытка ул урыннан алырга кирәклеге турында мәгълүматны газета аша да җиткерергә була. Пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда экологик кагыйдәләрдән читкә тайпылмау, кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салмау шарт. Шунысын да әйтергә кирәк: пестицидлар куллану план буенча гына алып барылырга, бу эш башкарма хакимият федераль органы вәкаләтлесе рөхсәте нигезендә махсус һөнәри әзерлекле гражданнар тарафыннан гына башкарылырга тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы