Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һава торышы игенчеләрне борчуга салган иде. Шөкер, көннәр аязды

Бертуктаусыз явып торган яңгырлардан соң, ниһаять, аяз көннәр дә килде. Район игенчеләре шуңа куанып, басуларга юл тотты. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, атна башына көзге арышны һәм бодайны урып-җыюга барлык хуҗалыклар да чыккан диярлек. Сишәмбе көнгә җәмгысы 3050 гектар иген суктырылып, 8870 тонна ашлык...

- «Биклән» җитештерү кооперативы, «Ирек» хуҗалыгы һәм фермерларның кайберләре генә уракка төшми калды. Ләкин моңа әллә ни борчылырга кирәк түгел. Чөнки, әйтик, «Биклән» хуҗалыгында арыш нибары 50 гектарда игелә. «Ирек» хуҗалыгы исә сабан бодаен игү белән шөгыльләнгәнгә уракка төшмәгән әле, - диде Хәйдәр Сабитов.

Урып-җыю белән бергә хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү эшләре дә бара әле. Сишәмбе көнгә шартлы бер терлеккә 14,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Үткән атнада явып узган яңгырлар иң беренчеләрдән булып уракка төшкән хуҗалыкларга комачау итте. Шулай да пәнҗешәмбе иртәсендә болыт аралаш чалт итеп күренгән кояш, игенчеләрне төштән соң янә басуга дәште. Район башлыгы Васил Хаҗиев һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең район профсоюзы җитәкчесе Гомәр Хәйруллин белән без дә «Камский» хуҗалыгы кырларында булып кайттык. Комбайннар арыш басуында эшли иде.

- Арыш саламын рулонга төреп тә куйганнар, - дип куйды Васил Гариф улы, «Камский» хуҗалыгының арыш басуына килеп җиткәндә. - Илдар Фоатовичның арыш мәйданы шактый, ике комбайн белән бу кадәр җирдән бөртекне җыеп бетерү дә, ай-һай, җиңел түгел, - диде ул.

Инде басуга килеп туктагач та безне хуҗалык җитәкчесе Илдар Вилданов үзе каршы алды.

Реклама

- Илдар, синең арыш ничә гектарда соң? Уңышы ничек, яңгырдан соң юешрәк бугай әле, җилләп өлгермәгән, - дип сүз башлады Васил Хаҗиев, хуҗалык җитәкчесе белән исәнләшкәч.

- Юешрәк, шулай да, өстән явып тормаганда эшкә чыгуны хәерлерәк дип таптык. Бүген бөртекнең дымлылыгы башка көннәрдәгегә караганда югарырак, әлбәттә. Җыйган ашлыкны алып кайтып киптерәбез, мондый һава торышы шартларында шуннан кала башка чара юк, - дип җавап кайтарды Илдар Фоат улы.

Арыш мәйданнарына килгәндә, җитәкче әйтүенчә, ул 1100 гектар җир били. Уңышы гектарыннан 23 центнер чыга. Көзге арыштан кала, «Камский» җитештерү кооперативында 800 гектар язгы бодай да бар.

Хуҗалык кырларында ике «ДОН» комбайннарының берсендә Күзкәй авылыннан бертуган абыйлы-энеле Илфат һәм Рамил Гыймазиевлар, икенчесендә Кече Шилнәдән әтиле-уллы Ринат һәм Айнур Лотфуллиннар эшли.

- Әйе, Илдар, җыясы ашлыгыгыз шактый. Арышың да яхшы күренә. Орлыгы икенче, яңа булгангадыр әнә ничек әйбәт җитешкән. Әйбәтләп җыярга көне генә булсын. Уңышлар сезгә, егетләр, - диде Васил Хаҗиев.

«Камский» җитештерү кооперативы кырларын караганда, район башлыгы «Кама Бекон» җәмгыятенең люпин басуында да тукталды. Терлек өчен азыкка дип игелүче әлеге культура район өчен шактый кызыклы. Аның борчакныкына караганда кузагы да калынрак, сабагы да каты, көчле яңгыр, боз да аны җиңел генә аудара алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак

2
X