Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Миңнеханов бәрәңгенең гектарыннан уртача 300-350 центнер уңыш ала

Фермер Минталип Миңнехановның кырларында бәрәңге алуның ничек баруы белән чәршәмбе көнне танышып кайттык. Ул вакытка 70 гектар мәйданлы бәрәңге басуының 55 гектары алынган иде. Көннәр яхшы торса, бу атнада төгәлләргә исәп инде, ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе.

Гектарыннан уртача 300-350 центнер уңыш чыга икән. «Бу бик яхшы күрсәткеч. Дөрес, 380 центнерга җиткергән еллар да булды. Бер төптән бер килограммлап бәрәңге чыккан аерым участоклар да бар. Шулай булгач, аларда уңыш 500 центнерлап була дигән сүз», - дип санап күрсәтә Минталип Исмәгыйлевич. Ләкин һәр килограмм бәрәңгенең никадәр көч сораганын, эшне ни дәрәҗәдә дөрес һәм вакытында оештыру мөһимлеген, үстерү һәм саклау технологияләрен никадәр төгәл үтәргә кирәклеген, мөгаен, ул үзе генә беләдер. Бәрәңгене утырту чорында да, алганда да Минталип Исмәгыйлевич белән еш очрашабыз. Я аның үзенең «КамАЗ»га утырып бәрәңге ташыган чагына туры киләсең, комбайнны да иярли ул, яисә складларда бәрәңге аралаучылар арасында була.

Фермер хуҗалыгының бәрәңге игү белән шөгыльләнә башлавына 15 ел инде. 1995 елларда Минталип Миңнеханов Татарстанның бәрәңге үстерүчеләр ассоциациясе директоры булып торган. Шуңа күрә икенче икмәк үстерүнең барлык серләрен белә дип бер шиксез әйтеп була. «Бабайга да авылда «Ал бәрәңге» дигән кушамат таккан булганнар. Авылга беренче тапкыр алсу кызыл төстәге сорт алып кайтып утырткан, шуннан әлеге кушамат тагылып калган. Һәвәс булган бәрәңге үстерергә. Геннар да үзенекен иткәндер инде шулай»,- дип әйтеп үтә Минталип Исмәгыйлевич бу темага сүз кузгалгач. Гомумән, гаиләләре белән «бәрәңге җене» кагылган кешеләр Миңнехановлар. Хатыны Рәмзия ханым эшчеләрне тәмле ашлары белән тәэмин итеп торса, кызы Лилия бухгалтер да, кирәк вакытта конвейерга да баса, улы Рамис та Минталип Исмәгыйлевичның уң кулы, оныклары Әдилә белән Айдарга сүз тидерерлек түгел - буш вакытлары булдымы, хуҗалыкка килеп җитәләр.

Гадәттә хуҗалыкта соңгы елларда 80-100 гектарлап мәйданда бәрәңге утырталар, 160 гектарга җиткергән чорлары да булган. Узган ел гына, технологияләрне үтәү йөзеннән, җирне ял иттергәннәр.

Без барганда ике склад тулы бәрәңге иде. Берсендә - сатуга дигәне, икенчесендә - орлыкка. Һәр көнне басуда бер комбайн эшли, дүрт «КамАЗ» машинасы ташый, складта кабул итү, чистарту, сортларга аеру, упаковкалау конвейеры эшләп тора, анда 5-6 эшче җәлеп ителгән.

120 тонна бәрәңгене сатарга өлгергәннәр инде. Миңнехановның бүген үз клиентлары бар. Нигездә Яр Чаллыдан килеп алалар, республиканың башка район һәм шәһәрләре дә бик теләп сатып ала. Килограммы уртача 9-12 сумнан китә икән. Тагын 1000 тонна чистартылып, сортларга аерылып, сатуга әзерләнеп куелган. Орлыкка 200 тонналап салганнар. Җәмгысе 1650 тонналап бәрәңге басудан кайтарылган инде.

Киләсе елга да 70-80 гектарлап мәйданны икенче икмәккә бирергә җыеналар «Миңнеханов» фермер хуҗалыгында. Аның өчен 250ләп тонна күзәнәк кирәк булыр, ди фермер. Орлыкка ваграк бәрәңгене сайлаганнар. «Мондый бәрәңге утыртудан курыкмыйсызмы? Вактан вак туа диләр бит?» - дигән сорау бирәм бәрәңге игү остасына. «Юк, җирне тиешенчә эшкәртсәң, вакытында тукландырсаң, бер дә куркасы түгел. Моны үзебезнең тәҗрибәдә сынап караган бар. Ә ашлама җитмәгән участокка, әлбәттә, эрерәк күзәнәк саласың инде», - дип аңлата ул.

«Бәрәңгене юып, упаковкалап, кибетләргә чыгарсаң иде ул. Республикада мин белгән шундый ике-өч фермер хуҗалыгы бар инде. Ләкин бу проект шактый финанслар таләп итә. Шуны тормышка ашыра алсак бик яхшы булыр иде дә», - ди фермер. Ә аны гамәлгә ашыру дәүләт ярдәменнән башка булмый.

Минталип Миңнеханов бәрәңге игүне туктатырга уйламый. Техниканы һәм складларны яңартуда булдыра алган кадәр хөкүмәт программаларыннан файдалана. Быел бәрәңге саклау урыннарын реконструкцияләү өчен бирелә торган дәүләт субсидиясенә һәм бәрәңге, яшелчә мәйданнарын киңәйтүчеләргә бирелә торган субсидиягә документлар җыеп тапшырган. Шәһәр халкының өстәлләрен Миңнеханов бәрәңгесе, шулай итеп, киләсе елларда да баетачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында