Якты юл
  • Рус Тат
  • Азыгы булса сөте дә җитәрлек, сыйфатлы була

    Сишәмбе көнне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, белгечләр һәм районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов белән берлектә, терлек азыгы, комбайннарның, ындыр табакларының әзерлеге белән танышты.

    Иртәнге савымга, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгының җәйге лагерена барганда юл уңаенда без шушы комиссия әгъзалары белән очраштык. «Чаллы яшелчәсе» кырларын карап чыгып, сенаж-силос чокырларына таба баралар иде. Ә без - үз юлыбызда.

    Сөтнең күләме, сыйфаты турыдан-туры азыкка барып тоташканга күрә, төп игътибарны шуңа юнәлдердек. Аллага шөкер, быел да «Чаллы яшелчәсе»ндә азыкны җитәрлек әзерлиләр.

    - Бүгенге көндә без 1 мең тоннага якын печән, 2 мең 700 тонна сенаж, 24 тонна яфраказык әзерләп куйдык. Әле бу эш төгәлләнмәде, алырлык азык бар, - диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

    Без 600 савым сыерына исәпләнгән җәйге лагерьга таба юл тоттык. Безне ферма мөдире Вера Пискунова каршы алды. Аның белән бергә ферма артында гына урнашкан җәйге лагерь бинасына керәбез. Ә биредә күңелле җанлылык хөкем сөрә. Сыер савучылар җитез генә сыерларның җилемнәрен юып-сөртеп, савым аппаратларын эләктерә. Аларның хәрәкәтләре шундый төгәл, җитез - күз җитешми! Биредә барлыгы 12 сыер савучы бар. Араларында лаеклы ялда булып та, һаман хуҗалыкта эшләүче сыер савучыларны телгә аласым килә. Алар - Рокыя Йосыпова, Әлфия Якупова. Күп еллар «Чаллы яшелчәсе»ндә эшләп, зур тәҗрибәгә ия булган кешеләр. Ә яшьрәк хезмәттәшләре - Людмила Хөсәенова, Фиразия Фазлыәхмәтова, Сәрия Хөрмәтуллина да алардан калышмый икән.

    Ферма мөдиреннән савым күләме, сөтнең дәүләткә нинди бәядән тапшырылуы белән кызыксынам.

    - Бүгенге көндә бер сыердан тәүлегенә якынча 16 килограмм сөт савып алына. Бәясенә килгәндә, җәйге сезонда сөт бәясе төште инде, - диде ул.

    Шулай да тулырак җавапны хуҗалык җитәкчесе Ришат Сәхәбетдин улы үзе бирә:

    - Сөтнең бер литрын төп бәядән - 17 сум 10 тиеннән «Алабуга сөте»нә тапшырабыз. Әгәр дә майлылыгы, аксым күләме югары булса, сөтнең литрын 19 сум 50 тиеннән дә кабул итәләр, - диде ул.

    Кыскасы, әлеге сәяхәттән күңелдә җылы бер тынычлану калды. Хуҗалыкларда эшләр болай барса, табыннарыбыз буш булмас, Аллаһы боерса.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: