Якты юл
  • Рус Тат
  • Юньле хуҗа зыянга эшләми

    Әлеге сүзләр «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ еллык хисап җыелышының лейтмотивы булып яңгырады. 2019 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм агымдагы ел бурычларын халыкка җиткерү җыелышы Биклән авылы мәдәният йортында узган шимбә көнне үтте. Анда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, «Р-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Зиатдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов катнаштылар. Хисап доклады белән «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ җитәкчесе Ришат Хатыйпов чыгыш ясады.

    Докладчы чыгышындагы саннар күз алдында – проектор экранында иде. Аларның үсешне күрсәтә торганнары да, зыянны чагылдырганнары да бар. Әйтик, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә 2019 ел уңышлы булган: 255,2 млн сумлык – бу 2018 елгыдан 18 процентка артык. Ә керем алу планлаштырганнан кимрәк: 140,4 млн сум урынына 131,8 млн сум, ягъни план 94 процентка үтәлгән. Моның төп сәбәбен чыгыш ясаучы яшелчә һәм бәрәңге үстерүдә елның уңышлы килмәве дип аңлатты. Керемнәрнең төп өлешен ит-сөт продуктлары (94,7 млн сум), бөртеклеләр (27,3 млн сум), яшелчә һәм бәрәңге (8,8 млн сум), башка төр продукция (1,4 млн сум) сатудан кергән акча тәшкил итә.
    Чыгымнарга килгәндә, аларның күбесе запас частьлар (8,9 млн сум) һәм ягулык-майлау материаллары (18,9 млн сум) алуга туры килә. Узган ел «Ягуар» терлек азыгы әзерләү техникасы гына да хуҗалыкка 1,2 млн сумга төшкән, «МакДон»га 1 млн сумга якын акча сарыф ителгән. Биш комбайнга 2,4 млн сумлык ремонт ясалган. Суммалар зур. Аларны киметү юлларының берсен хуҗалык җитәкчесе кеше факторында күрә: техника сафтан чыкмасын өчен вакытында төзәтеп-майлап торырга кирәк. «Акчабызны санап, саклап тотарга өйрәнергә кирәк», – дип тә өндәде Ришат Хатыйпов.
    «Тукай яшелчәсе»ндә элегрәк яшелчә үстерү төп юнәлеш булса, хәзер терлекчелек алгы планга чыга, чөнки анда алга китеш бар. Терлекчелек цехында керем 94,8 млн сумлык, чыгым 80 млн сумнан азга гына кимрәк булган, ягъни 14,5 млн сум табыш алынган. Рентабельлек 23 процент тәшкил иткән.
    Хуҗалыкта 1598 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Сыер малы 600 баш. Сөт савуда уртача күрсәткеч – 5,5 мең литр. Әлбәттә, 7 мең литрдан арттырган савымчылар да бар. Ләкин районның башка хуҗалыклары белән чагыштырганда, күрсәткечләр әлегә куанырлык түгел. Быел терлекләр санын арттыру, сөт савуны 7 мең литрга җиткерү, ит җитештерүдә 850-900 грамм тәүлеклек артым алуга ирешү максат итеп куела.
    Җитештерүнең кайбер төрләре буенча күрсәткечләр билгеләнгәннән түбәнрәк булса да, 2019 ел хуҗалык өчен уңышлы булды дияргә урын бар – хисап тотучы ясаган йомгак әнә шундый. 
    Район башлыгы Фаил Камаев җыелышта яңгыраган саннарга, проблемаларга мөнәсәбәтле фикерләрен залда утыручыларга үтемле итеп җиткерде. «Сез әле үзегезгә тиешлене ала алмыйсыз. Зыянга эшләү – мөмкинлекләрне кулдан ычкындыру дигән сүз ул», – дип белдерде Фаил Мисбах улы. Чагыштырмый булмый. Моның өчен ерак йөрисе түгел, дип, төзелеш эшләренә, өстәмә җирләр үзләштерүгә, техника, нәселле таналар алуга барлыгы 124 млн сум акча керткән «Миңнехуҗина» крестьян-фермер хуҗалыгын, бер гектардан 74 центнер ашлык җыеп алган «Кама» агрофирмасын мисалга китерде. Алар үрнәгендә федераль һәм республика күләмендәге программаларда активрак катнашырга чакырды. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының бу мәсьәләдә йөз белән торганлыгын белдерде. 
    «Республикада бер сыердан 20 кг сөт савып алына, 28 кг алган төбәкләр бар. Ә «Р-Агро» 15 кг күрсәтә. Терлекләргә «кешечә» мөнәсәбәт кирәк», – дип кисәтте. Кәбестәне үстереп тә, әрәм-шәрәм итү очракларын тәнкыйтьләде. 
    «Техника сатып алу проблемасы күптәннән хәл итүне көтә. Хуҗалыкта 2003 елдан биш комбайн тора. Ел саен шуларны ремонтлаган акчага күптән техника паркын яңартып чыгарга булыр иде», – дип әлеге проблеманы хәл итү юлын күрсәтте.  
    Районда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уртача хезмәт хакы 24 мең сум. 20 мең сум түләүче «Тукай яшелчәсе» бу пунктта да калыша булып чыга. 
    «Р-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Раил Зиатдиновның чыгышы шулай ук төп проблемаларга кагылышлы булды. Аның җиткерәсе килгән фикере: бүгенге шартларда җитештерәм дип кенә эшләргә ярамый, файда алуны максат итәргә кирәк. «Узган ел һәр гектардан 71 центнер бәрәңге алдык. 18 млн сумнан артык акча тоттык, ә табыш юк. Зыянга эшләүдән туктарга кирәк. Яшелчәнең, бәрәңгенең үзкыйммәтен киметү өчен саклау складларын, техниканы тиешле дәрәҗәгә җиткерәсе, басуларны ял иттереп, чүп үләннәреннән, корткычлардан арындырасы бар. Быел кәбестә, бәрәңге утыртмыйбыз. Әзерлек чаралары күреп, киләсе елдан өр-яңадан тотыначакбыз. Терлекчелектә дә соңгы ике-өч елда артык алга китеш күренми. Сәбәпләрен беләбез. Мөмкинлекләрне файдаланып бетермибез», – диде «Р-Агро» директоры. 
    «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән канатлы сүзне искә төшерде Рамил Зиатдинов. Хуҗалык белгечләр белән тәэмин ителгән, ләкин, аның фикеренчә, алмаш әзерләү турында алдан кайгыртмау кыйммәткә төшәчәк. Мәктәпне тәмамлаган яшьләргә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган вузларга юлламалар бирү тәҗрибәсен кулланырга вакыт. Тәҗрибәле механизаторларны, белгечләрне тотып тору өчен хезмәт хакларын ел әйләнәсе түләрлек шартлар тудырылсын.
    Хезмәтендә алдынгылыкка ирешкән 43 кешегә бу көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Тукай муниципаль районы һәм хуҗалык җитәкчелеге исеменнән бүләкләр дә тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: