Якты юл
  • Рус Тат
  • Язгы яңгырлар үзенекен итте: район кырларында игеннәр күкрәп үсә

    Үткән май ае яңгырларга, җылыга бай булды. Узган еллар белән чагыштырганда, быелгысына Аллага шөкер дип куанырлык. Игенчеләр кыздырып торган кояш астында сабан культураларын чәчеп кенә куялар, артларыннан ук диярлек хезмәтләренә рәхмәт әйткән кебек, яңгыры явып, орлыкка үсәр өчен гайрәт өсти. Кыш чыккан уҗымнарны, чәчүлекләрне ашламалар белән эшкәрткәннән соң төшкән күк...

    2 июнь көнне иртән иртүк дүрт төркемдә эшләүче комиссия төрле хуҗалыкларга таралды. Район башлыгы Васил Хаҗиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс бүлеге җитәкчесе Бастам Сәлахов, «Россельхозцентр» филиалы белгече Азат Сәгыйтов белән берлектә сәфәребезне «Кама» агрофирмасы кырларыннан башладык.

    Чөгендере дә яхшы, печәне дә өлгергән

    Комиссия иң элек хуҗалыкның «Новтороицкое» бүлекчәсендәге чөгендер басуында тукталды. Быел камалылар шикәр чөгендере мәйданнарын киңәйткәннәр иде. Узган елда әлеге татлы культураны 2462 гектарда чәчкән булсалар, быел 3017 гектарда урнаштырганнар. Басуның үзендә чөгендер үсентеләре матур булып яшеллеге, яфракларның тыгызлыгы белән куандыра. Арасында чүп үләне дә юк, балчыкта булган дым да күңелне күтәрә.

    - Чөгендерне чүп үләннәренә каршы ике тапкыр эшкәрттек инде. Тагын бер тапкыр агрегат белән чыгып керәсе бар, - дип сөйли агрофирма җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов. - Аллага шөкер, бер карыш чәчүлектә дә орлык тишелмичә калмаган. Әлеге вакытта игеннәрне яфрактан тукландыру эше бара. Моңа без аеруча җаваплы карыйбыз. Яфрактан тукландыру үсемлек өчен бик файдалы, безгә дә отышлы, - дип куя.

    Аннары барысы да хуҗалыкның төрле бүлекчәләрендә урнашкан көзге бодай, арпа, борчак басуларын карадылар. Һәркайсында чүп үләненең әсәре дә юк, чиста, үсентеләр дә сәламәт яшеллеге белән үзләренә күпме ашлама кертелгәнен әллә каян күрсәтеп тора. Күбесенчә кызыл балчыктан гына торган агрофирма җирләрендә дым бар. Моны комиссия әгъзалары тикшерү вакытында кат-кат телгә алып торды.

    Шулай да яңгыры әзрәк төшкән яклар да бар. Шул ук агрофирманың «Яңа Бүләк» бүлекчәсендә үскән борчак басуын караганда, биредә агрофирманың башка бүлекләре белән чагыштырганда дымның әз булуын билгеләп үттеләр. Шулай да бүлекчәдә 261 гектарда булган бу культура әлегә матур гына күтәрелеп килә.

    Комиссия сәфәрен дәвам итеп Иске Дөреш якларына таба юл ала.

    - Кара әле, ничек әйбәт чәчелгән. Тишелеше нинди яхшы. Төсе генә әллә ни түгел. Ашлама җитми боларга, ашлама, - дип куйды Васил Гариф улы Иске Дөреш җирлеге фермеры Сөббух Шиһапов кырларын караганда.

    Нишлисең, эре хуҗалыкларга да финанс яктан авыр булган елны, фермерларга икеләтә кыен. Алай да кирәк-ярагына акчасын җиткереп, һәр эшне вакытында, мөмкинлекләреннән килгәнчә, сыйфатлы башкарып чыгарга тырышалар. Район башлыгы моны үзе дә аңлый, тырмашып көне-төне эшләгәннәрен дә күреп-белеп тора. Шул сүзләрне җөпләгәндәй, Сөббух Шиһаповның люцерна катыш кындырак үләне үскән басуны тел шартлатып мактый:

    - Ай-һай, печәнең нинди куе, Сөббух! Әнә бит чәчәккә дә бөреләнгән инде. Шикәре, аксымы күп булган чакта, таякка калганчы беренче укосын чабып алырга кирәк.

    Комиссия әгъзалары, шулай ук фермерлар: Олег Губарев, Таһир Чабатов, Габит Фәррахов, Фирдәвес Бикмөхәммәтов биләмәләрен карап чыгып, уңай бәя бирү белән бергә, җитешсезлекләр турында да сөйләшеп, аларны хәл итү турында киңәшләштеләр.

    Игенчеләр үзен сынатмый, табигать кенә мәрхәмәтле булсын

    Эш графигы буенча киләсе тукталыш Сәйдәшев исемендәге хуҗалык басуларында булырга тиеш. Башка еллардагы кебек быел да аларның кырлары сөендерә.

    Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, баш агроном Илдар Мөхәммәдиев, Иске Абдул җирлеге башлыгы Резидә Сафина белән коммиссия әгъзалары 370 гектардагы көзге бодай басуында очрашты. Тезгә кадәр җиткән игеннәрне караганда баш агрономнан бер квадрат метрга күпме үсенте булуы, сорты турында сораштылар. Хуҗалыктагы берьеллык үлән, борчак, кукуруз, бәрәңге, рапс басуларын иңләп чыктылар. Һәркайсында сирәк хуҗалыкта гына була торган тәртип: бер генә чүп үләне, корткыч юк. Тукландырылган игеннәр куе караңгы яшеллеге белән күзне иркәләп, уңышның яхшы буласына өмет өсти. Ни генә әйтмә, биредә югары игенчелек культурасы ярылып ята.

    - Сөендердегез, егетләр. Менә шулай күкрәп үскән игеннәрне күргәч яшисе, эшлисе килә бит, - дип Васил Хаҗиев Марат Сафинның, Илдар Мөхәммәдиевның кулын кыса.

    - Кырда эшләгән егетләребезнең тырышлыгы, уңганлыгы инде. Андый кешеләрсез моның кадәр җирне тиешенчә эшкәртеп, чәчеп, игеннәрне үстереп булмас иде, - дигән сүзләр белән Марат Тәлгать улы офык кырында күренгән тракторлар ягына ишарәли.

    Чыннан да, гади, үз хезмәтенә тугры булган хуҗалык эшчеләреннән башка гына бу кадәр җирне эшкәртеп, мул уңыш үстереп булмый. Җирне эшкәртү, игеннәрне корылыктан, корткычлардан, авырулардан саклап калу эше дә авыл кешесе кулында. Монысы да ансат эш түгел.

    - Әрәм генә итмәскә инде бу кадәр матурлыкны. Авырулардан, башка төрле зарардан саклап югалтуларсыз, өзеклекләрсез җыеп алырга язсын. Табигате дә рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Әлегә районда дымга ул кадәр кытлык юк, җитәрлек. Шулай да бер ун көнләп яңгыр яумаса, бар тырышлыгыбызның җилгә очуы да мөмкин. Ничек булса да, шөкрана кылып, яхшыга өметләник, - диде район башлыгы.

    Тулаем алганда район буенча чәчүлекләр яхшы хәлдә, тел-теш тидерерлек түгел. Игеннәрне тукландыру, корткычларга, чүп үләненә, авыруларга каршы эш тә әйбәт бара. Игенчеләр үзләрен сынатмаган, табигать тә дә ахыргача рәхимле булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: