Якты юл
  • Рус Тат
  • Язгы чәчү күпмегә кыйммәткәрәк төшәчәк?

    Атналык киңәшмәдә «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов 2015 елның эш нәтиҗәләренә, икътисадый күрсәткечләргә тукталды, малларны кышлатуның ничек баруы хакында сөйләде һәм алда торган зур кампаниягә - язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә кагылды. Илдәге икътисадый хәл язгы чәчүне уздырыр өчен матди ресурслар сатып алуда кыенлыклар китереп чыгарачак. Мәсәлән, ягулык-майлау материалының бәясе генә...

    Атналык киңәшмәдә «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов 2015 елның эш нәтиҗәләренә, икътисадый күрсәткечләргә тукталды, малларны кышлатуның ничек баруы хакында сөйләде һәм алда торган зур кампаниягә - язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә кагылды.

    Илдәге икътисадый хәл язгы чәчүне уздырыр өчен матди ресурслар сатып алуда кыенлыклар китереп чыгарачак. Мәсәлән, ягулык-майлау материалының бәясе генә дә уртача 20 процентка күтәрелде, арту әле дә дәвам итә. Минераль ашламаларның тоннасы якынча 3-5 мең сумга үсте, хәзер аммиак селитрасы 14 мең 600 сум тора. Ә инде катлаулы ашламаларның бәяләре тоннасына 25 мең сумга кадәр күтәрелде, дип билгеләп үтте ул.

    Авыл хуҗалыгы машиналарына, тракторларга запас частьларның да бәясе арта тора. Бу аеруча чит ил техникасына кагыла. Болар барысы да авыл хуҗалыгы предприятиеләренең яшәешендә чагылыш табачак, дип борчуын белдерде.

    Риф Хәниф улының әйтүенчә, язгы чәчү кампаниясе, гомумән, узган елга караганда күпмегәрәк кыйммәткә төшәр - төгәл генә исәпләп бетереп булмаячак. «Ләкин безгә дә, райондагы безнең кебек башка предприятиеләргә дә аны үткәрү күпкә кыенгарак туры киләчәк, - дип басым ясый ул. - Быел чәчүне узган елгы мәйданда үткәрергә исәплибез, арттыру яки киметү планыбыз юк. Техникага килгәндә, «Акрос 580» тибындагы бер комбайн, бер «МТЗ» тракторы, бер «Газ» машинасы сатып алырга исәпләп торабыз. Әлбәттә, кредитларга кермичә, үз акчабызга».

    Районның башка хуҗалыкларында хәл ничегрәк? «Ирек» җитештерү кооперативы баш бухгалтеры Фәрит Хөсәенов ягулык-майлау материалларын һәм катлаулы ашламаларны җитәрлек күләмдә көздән үк сатып алып куйдык, бары тик бераз аммиак селитрасы гына аласы калды, ди. «Бүген хуҗалыкта техниканы язга әзерләү бара, запас частьларны бәясе артса да алабыз инде, чөнки төзексез машина яки трактор белән басуга чыгып булмый. Техника яңартуга килгәндә, быел бер чәчү агрегаты сатып алырга ниятлибез. Сүз дә юк, чыгымнар узган елга караганда күбрәк булачак, ләкин эшебез уңыш үстерү белән бәйле икән, барлык технологияләрне үтәү мәҗбүри. Шунсыз табыш алып булмаячак», - дип өсти ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: