Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа ел символы – Кәҗә районның шәхси хуҗалыкларында бүген аеруча популяр

    Якынлашып килүче 2015 елның символы булган кәҗә асрау соңгы елларда районның шәхси хуҗалыкларында аеруча популярлашып китте. Сөте дә файдалы, артыгын кая куйыйм микән дип баш ватасы да юк, ашатырга да күп кирәкми, ите дә тәмле - рәхәтләнеп асрыйбыз, диләр әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр. Яңа поселогында да сыер тотуны ташлап, кәҗәгә...

    Зәңгәр Ат елын, шулай итеп, быел зәңгәр Кәҗә (Сарык) елы алыштыра. Кәҗәне миһербанлы хайван диләр. «Яңа елны каршы алганда аның һәрвакыт имин үтүен телибез. Киләсе 2015 ел да кәҗә кебек миһербанлы, рәхим-шәфкатьле булсын иде», - диләр Семеновлар да.
    Анастасия Ивановна белән Николай Александровичның кәҗә асрый башлаганнарына ун елга якын икән инде. Беренче бәтиләрне Кече Шилнәдән алып кайткан булганнар. Шуннан бирле һәр елны ким дигәндә дүрт-биш баш кәҗә асрап чыгалар икән. Бүген дә сарайларында берсеннән-берсе көр биш кәҗә бар. «Хуҗалыкта аны да тотмасаң, озын кышларда ике пенсионерга нишләргә кирәк көннәр буена?» - дип шаяртып та алалар үзләре. Җәйге чорда эш җитәрлек анысы: бакчалары да зур, кош-кортлары да байтак була, җитмәсә, ун башка якын умарталары да бар. Дөрес, үзләре янында яшәүче, Чаллыда эшләүче кече уллары - әти белән әнисенең уң куллары. Кыскасы, бер дә тик тора торганга охшамаганнар Семеновлар. Тырышлыкларының нәтиҗәсе - бар җирләре килгән, йортлары да менә мин дип әллә кайдан балкып тора. Үзләре гомер буе ирле-хатынлы «Гигант» совхозында эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләр икән.
    «Ничек тәрбиялибез дисезме? - дип сөйләп китәләр Анастасия апа белән Николай дәдәй кәҗә асрау серләре турында. - Печәнне җәйдән әзерләп куябыз. Шуңа өстәп, сусыл үләннәрдән, агач яфракларыннан һәр елны 100дән артык көлтә җыеп бәйлибез. Бу витаминлы азыкны хәзер һәр көнне берәр бәйләм ашатабыз. Фуражны да чистасын гына алабыз. Шулай ук чөгендер түбен бик яратып ашыйлар малкайлар. Әле шулар өчен дип кибеттән махсус ипи дә алып кайтабыз. Көн саен иртән тозлы җылы су бирәбез. Күгәрә башлаган дип, күптән түгел генә су эчертергә яңа чиләкләр алдык әле менә», - диләр алар. «Җәй көннәрендә Николай бабаң иртәнге сәгать биштән болынга көтүгә алып чыгып китә. Кояш артык кыздыра башлаганчы, уннар тирәсендә әйләнеп кайталар. Һәр көнне шулай. Урамда йөрткән юк малларыбызны», - дип дәвам итә Анастасия апа. «Алар да безне ярата шул, бала кебек. Болында алдыма башларын куеп йоклыйлар хәтта», - дип өсти Николай дәдәй.
    Тәрбияләгәннәренә күрә әҗере дә бар. Ике мәртәбә савуга өч литрдан артык сөт бирә икән бер мал. «Җәй буе рәхәтләнеп сөтле чәй эчәбез, сепаратым эшләп тора, каймагын аертабыз. Аннары, сыер сөте кебек тиз арада әчеп тә чыкмый. Инде сөтенә балалар да күнегеп бетте. Кышын саумый торган арада юксына башлыйлар. Үзегез беләсез, кәҗә сөте бик файдалы бит - балаларын дәваларга дип бер белмәгән кешеләр дә сорап килә. Ярдәм итә алгач сөенәбез», - диләр Семеновлар.
    «Кәҗәгә карата үзебезнең мөнәсәбәт ничек - ул да безгә карата шулай булачак», - дип сүзләрен йомгаклыйлар Семеновлар. Аларның фикеренә каршы як күршеләре, шулай ук унбиш еллап кәҗәләр асрау белән шөгыльләнүче Васиннар да кушыла: «Аны яратыйк, начар гамәлләр кылып ачуын китермик, сөздермик. Барысы да хуҗаларның үзләреннән тора. Еллар тыныч һәм имин булсын, һәр көнгә куанып, сәламәт булып яшәргә язсын. Киләсе елга барыбызга да теләк шул», - ди йорт хуҗасы Сергей. Әнә шулай Яңа ел алдыннан бар район халкына изге теләкләрен юллап калалар Яңа поселогының кәҗә асраучылары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: